Биографиясе

1928 елның 11 августы, Алабуга районы Гусевка авылы – 1999 елның 16 апреле, шул ук районның Бехтерево авылы.

1940–1954 елларда колхозчы, хисапчы.

1954–1956 елларда Алабуга районының Бехтерево авыл советы рәисе, 1956–1997 елларда Бехтерев исемендәге колхоз рәисе.

Ул җитәкчелек иткән елларда хуҗалык бөртекле культуралардан югары уңыш алуы, терлекчелектә мул продукция җитештерүе белән аерылып тора. Берничә тапкыр КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС, ВЛКСМ ҮКның күчмә Кызыл байраклары белән бүләкләнә.

1975–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

Бехтерево авылындагы бер урамга аның исеме бирелә.