XIX–XX йөзләр чигендә Идел-Кама өлкәсендәге иң эре провинция басмаларының берсе булып санала.

Чыгу урыны һәм вакыты

1893 елның 11 апреленнән 1917 елның 11 мартына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 7103 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — А.Г. һәм Н.А.Ильяшенколар.

1903 елда Н.А.Ильяшенко Матбугат эшләренең баш идарәсенә газетаның татарча тәрҗемәсен чыгаруны сорап мөрәҗәгать итә, ләкин аның үтенече кире кагыла.

Төрле елларда газетада күренекле иҗтимагый-сәяси һәм дин эшлеклеләре, педагоглар һәм Казан дәүләт университеты галимнәреннән Н.Я.Агафонов, епископ Андрей, А.С.Архангельский, Н.Ф.Высоцкий, Е.Ю.Геркен, Н.П.Загоскин, Н.Ф.Катанов, П.А.Пономарёв, А.С.Рождествин, И.Н.Смирнов, И.И.Степанов, П.П.Траубенберг, Н.Н.Фирсов, Н.Ф.Юшков һәм башкалар хезмәттәшлек итәләр.

Юнәлеше

«Казанский телеграф»ның беренче санында ук газетаның бәйсез характерда булуы күрсәтелә, ә максаты «Идел-Кама төбәге һәм Казан халкының ихтыяҗларын гадел, дөрес чагылдыру» дип белдерелә.

Газета материаллары тема һәм жанр төрлелеге белән аерылып тора. Хөкүмәт карарлары, рәсми циркулярлар, Россия телеграф агентлыгы телеграммалары басыла. Төрле партияләрнең, аеруча октябристларның һәм Дәүләт Думасының эшчәнлегенә һәм сайлау алды кампанияләренә зур игътибар бирелә. Дини-әхлакый, сентименталь-мещан һәм дини характердагы проблематикага караган язмалар, хикәя, повесть, романнар басыла. Күп өлешен сәүдәгә кагылышлы белдерүләр алып тора.

1900 еллар башында редакция үзенең партиясезлек принципларыннан тайпыла; «бердәм һәм бүленмәс Россия» лозунгын яклап чыга башлый, монархик, антисемит карашларда тора.

Әдәбият

Хайрутдинова Л.Ф. «Казанский телеграф»: Литературно-критическое наследие (1893–1917 гг.). Казань, 2000;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова