Эчтәлек

Бәйлекләр күп телләргә хас (төрки, угро-фин, иберия-кавказ, монгол).

Татар телендә бәйлек ияртүче бәйләнештә булган сүзләрне аерым килешкә куюны таләп итә (исем, алмашлык): язга чаклы, төштән соң, дуслар белән, авылга кадәр һ.б. Бәйлек алдагы мөстәкыйль сүз белән бер басым астында була.

Сүзтезмә компонентлары арасында бәйләнеш булдыруда шулай ук бәйлек сүзләр зур роль уйный. Алар тере сүз ясагыч мөнәсәбәтләргә ия һәм мөстәкыйль сүз төркемнәре белән лексик-семантик бәйләнештә булулары белән бәйлектән аерылып торалар, мөстәкыйль сүзләр ролендә, шулай ук сүзләр арасында бәйләнеш чарасы була алалар. Аларга – аркасында, турында, алдыннан кебек сүзләр керә.

Үзенең составы буенча бәйлек һәм бәйлек сүзләр гади (белән, кебек, аркылы, карамастан) һәм ике яки берничә сүздән торган кушма (максаты белән, аермалы буларак, кебек сыман) бәйлекләргә бүленәләр.

Әдәбият

Татарская грамматика. Казань, 1993. Том 2.

Хисамова Ф.С. Татар теле морфологиясе. Казан, 2006.