Эчтәлек

1829 елда Бимәр һәм Кириловка авылларыннан (хәзер Биектау районында) күчеп утыручылар нигез сала.

Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Бимәр, Апайкина Гарь исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, тегүчелек.

XX йөз башында земство училищесы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 561,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Венета” колхозы оештырыла, 1962 елда “Победа” колхозы итеп, 1964 елда “Заря” колхозы итеп үзгәртелә.

1960 елга кадәр җидееллык мәктәп эшли, соңрак башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, хәзер эшләми.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Бимәр. Татарстанның Арча районы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1859 елда – 177,
1897 елда – 237,
1908 елда –  288,
1920 елда – 327,
1926 елда – 381,
1938 елда – 430,
1958 елда – 220,
1970 елда – 157,
1979 елда – 55,
1989 елда – 4,
2002 елда – 2,
2010 елда – 1,
2015 елда – 2 кеше (руслар).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Авыл өе. Татарстанның Арча районы Бимәр авылы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы