1935 елның 10 февралендә оештырыла.

Татарстан Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан. Мари Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Биектау тимер юл станциясе посёлогы.

Мәйданы — 1668,2 кв.км.

Халкы 2017 елда — 48204 кеше (2006 елгы халык исәбе буенча татарлар — 63,6%, руслар — 34,2%).

Район 124 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 6 декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Кара төс белән беркетелгән алтын ташлардан җыелган пута белән чолганган яшел калкулык өстендәге сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) җирлектә — өч аяклы алтын аскуймага урнаштырылган, ике ягында тоткалы шундый ук металл казан».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге буйлап өстән аска яшел, сары һәм яшел буйларга (тукыма киңлегенең 1/6, 1/10 һәм 1/18 өлешләре киңлегендә) тоташкан һәм өске яшел буйга терәлеп гербтагы сары казан сурәте урнаштырылган туры почмаклы күк тукыма».

Символика нигезләмәсе

Район гербында аның тарихи, табигый һәм социаль-икътисади үзенчәлеге чагыла. Район территориясендә күп кенә археологик, тарихи-архитектура, эпиграфик һәм этнографик истәлекләр сакланган. Алар арасында Татарстан тарихының уникаль истәлеге — Казан ханлыгының урта гасырлардагы административ, икътисади һәм мәдәни үзәге булган Иске Казан археологик калдыклары бар. Шуның билгесе буларак, гербта алтын казан сурәтләнгән. Казан бу районга кергән җирләрнең бай тарихын, җирле халыкның буыннан-буынга күчкән традицияләрен чагылдыра. Казан калкулыкта урнашкан. Гербтагы калкулык Биектау районы исеменә аллегория булып тора, ә таштан, кирпечтән өелгән билбау — Иске Казан тирәсендәге кальга калдыклары районның бай мирасын гәүдәләндерә. Гербның төс гаммасы, зәңгәрсу һәм яшел төсләрне кертеп, Биектау районының уникаль табигать объектларын һәм истәлекләрен чагылдыра: Казансу елгасы, «Зәңгәр күлләр» табигать тыюлыгы, Кара күл, Мунчала күле, Кәрәкәле күле, Эстачи (Остачы) сөзәклеге, Семиозёрка урманы. Гербтагы зәңгәр төс — чиста күк йөзе һәм суның үтәкүренмәлелеге, рухилык, намус һәм зыялылык; яшел — табигать, сәламәтлек, яшьлек, үсеш символы; алтын — байлык, уңыш, тотрыклылык, зыялылык һәм хөрмәт билгесе.

Авторлар коллективы

Н.Минһаҗева (Биектау районы), Р.Хәйретдинов, Р.Салихов и И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), Г.Русанова (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково).