Нерв системасының вертеброневрологик авыруларын өйрәнү үзәге булып Казан университетының (Я.Ю.Попелянский) һәм Казан медицина академиясенең (В.П.Веселовский) нерв авырулары кафедралары тора.

ХХ йөзнең 2 нче яртысында нерв системасы бозылуларын — умыртка, муен остеохондрозын (В.П.Веселовский, Ф.Ә.Хәбиров), нерв системасының перинаталь патологиясен (В.Ф.Прусаков), туу вакытында арка миенең зарарлануын өйрәнү һәм дәвалау (А.Ю.Ратнер) өстенлекле юнәлеш ала.

Балалар нейрорентгенологиясе формалаша (М.К.Михайлов), яшькә бәйле вегетологик тикшеренүләр үткәрелә (М.Ф.Исмәгыйлев), полимер материаллар кулланып, умырткалыктагы дискларны хирургик юл белән алыштыру ысулы эшләнелә (Х.М.Шульман).

Вегетатив функцияләр бозылуның генетик нигезләре (Д.Р.Хәсәнов), бил остеохондрозы вакытында невраль мускулларның бозылышлары (Ф.Ә.Хәбиров) мәсьәләләре, скелет мускулларының регуляция патологиясе вакытында кыскару үзлекләренең үзгәрү закончалыклары, баш миенең кан әйләнеше патофизиологиясе, церебраль паралич авыруларын реабилитацияләү ысуллары (Э.И.Богданов) өйрәнелә, функциональ нейрохирургия үсеш ала (В.И.Данилов).

«Вертеброневрология» журналы нәшер ителә (1992 елдан), ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында «Вертеброневрология» үзәге оештырыла (1992).

Казанда Халыкара вертеброневрологлар ассоциациясе төзелә (нигез салучы В.П.Веселовский, 1990).

Чик һәм сәнәгать психиатрияләре мәсьәләләре өйрәнелә (Д.М.Менделевич, К.К.Яхин).