Урнашуы

Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә, Мишә елгасы буенда, Казан тимер юл станциясеннән 45 км көнчыгыштарак урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Колай волостена керә. 1920 елдан − ТАССРның Арча кантонында (1924 елдан Питрәч волосте үзәге). 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районының административ үзәге.

Хәзер − Питрәч авыл җирлеге үзәге.

Тарихы

1565–1567 елларда патша сараена караган Зур Питрәч авылы буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Никольский буларак та искә алына.

1590 елларда Казан Троица-Сергий монастыре карамагына бирелә. 1764 елда халкы – экономик, соңрак дәүләт крестьяннары катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре − игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык, он тарту, кирпеч сугу, тире иләү, тимерчелек, агач эшләре, май язу, тегүчелек, паркет ясау һәм башка кәсепләр тарала.

XIX йөз ахырында туку станоклары ясау буенча 2 остаханә эшли.

Авыл янында тимер оксиды һәм титан кушылмалары белән югары сыйфатлы балчык ятмалары (майлылыгы һәм ачык кызыл төстә булуы белән аерылалар) булу сәбәпле, XIX йөздә – XX йөз башында җирле чүлмәкчеләрнең эшләнмәләре (нәфис бизәкле савыт-саба, тышлау өчен плиткалар, панель, балчык торбалар, түбә чирәбе һ.б.) киң танылу ала. XIX йөз уртасында 70 кә якын чүлмәк ясау остаханәсе, XX йөз башында авылдагы 356 хуҗалыкта 66 чүлмәк ясау бинасы һәм берничә зур булмаган кирпеч заводы була. Алар савыт-саба җитештерүче вак һөнәрчеләр булып тора. Төтен торбалары һәм чәчәк чүлмәкләре җитештерүче 2 чүлмәк ясау бинасы гына җиһазланулары буенча сәнәгать предприятиеләренә якын тора (хуҗаларыннан тыш, аларда 1−3 яллы эшче эшли). Питрәч керәче Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Самара, Әстерхан һәм башка шәһәр ярминкәләрендә сатыла.

XX йөз башында авылда:

  • Никольский чиркәве (1811 елда төзелә, (башка мәгълүмаларга караганда, 1819 елда), 1939 елда ябыла, хәзер анда сәүдә комплексы урнашкан),
  • земство мәктәбе (баларны аерым (кыз һәм ир балаларга бүлеп) укытуга көйләнгән бер класслы рус мәктәбе буларак 1872 елда ачыла, 1911 елда ике класслы училищега үзгәртелә),
  • фельдшерлык пункты,
  • вак кредит учреждениесе,
  • Я.М.Смолевның паркет фабрикасы (1895 елдан, 20 остаз, 10 укучы, 5 тән алып 83 кә кадәр эшче исәпләнә; еллык җитештерү күләме – 18600 сум, якынча 500 квадрат сажин паркет),
  • комодлар ясау остаханәсе,
  • су тегермәне,
  • тимерчелек,
  • казна шәраб һәм 15 вак-төякләр кибете,
  • 2 сыраханә була;
  • сишәмбе базары,
  • савыт-саба һәм чирәп җитештерүче зур булмаган 80 гә якын чүлмәк ясау заводы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4135,5 дисәтинә тәшкил итә.

1912 елда Питрәч һөнәр-сәнгать остаханәсе (мөдире − рәссам А.И.Ильинский) ачыла, аның каршында уку-укыту остаханәсе (Казан губернасының земство управасы комитеты карамагында, 1915 елдан рәисе – А.Н.Боратынский) эшли. Петербургта үткән Икенче Бөтенроссия вак һөнәрчелек-сәнәгать күргәзмәсендә (1913−1914 елларда) остаханә бронза медальгә лаек була, укучыларның эшләреннән, аларны сату шарты белән 1916−1917 елларда Казанда күргәзмәләр оештырыла. 1924 елда остаханә җиһазлары Казанга китерелә һәм Б.И.Урманче тарафыннан 1926 елда ачылган керәч остаханәсендә кулланыла. Совет власте елларында остаханә бинасында район хастаханәсенең хирургия бүлеге урнаша, хәзерге вакытта – Никольский чиркәве.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Красные Пестрецы” (беренче рәисе – П.И.Ферафонтов) колхозы оештырыла, 1930 елда − “Политотделец” (рәисе – П.Г.Полканов), 1951 елда Хрущёв исем. (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук “Первое Мая”, “Красный Пахарь” колхозлары да керә) колхозларга үзгәртелә.

1957 елның мартыннан − “Кулаевский” совхозында (авылда Колай авылыннан күчерелгән үзәк утар урнаша, шулай ук совхозга Колай, Ленино-Кокушкино, Шигали, Олан Иле, Шихазда авыллары керә), 1964 елда мөстәкыйль Кулаевский (үзәк утары − Колай авылы) һәм Пестречинский (үзәк утары − Шихазда авылы, шулай ук Ленино-Кокушкино, Шигали авыллары керә) совхозларына бүленә. 1979 елда авыл 1978 елда “Пестречинский” совхозыннан бүленеп чыккан “Осиповский” совхозына (үзәк утары − Олан Иле авылы) керә.

1996 елда “Осиповский” күмәк предприятиесенә үзгәртелә, шул ук елда “Сельхозтехника” ачык акционерлык җәмгыяте (2004 елга кадәр эшли) ярдәмче хуҗалыгы оештырыла. 2004–2009 елларда “Питрәч керамикасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте предприятиесе эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда колхоз яшьләре мәктәбе ачыла, 1934 елда – урта, 1991 елдан – беренче мәктәп, 2008 елдан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәпләренә (1967 елдан яңа бинада, 1987 елда өстәмә янкорма төзелә) үзгәртелә. 1995 елда мәктәптә Сугыш һәм хезмәт даны музее оештырыла (оештыручысы – А.В.Рәхмәтуллина).

1992 елда икенче урта мәктәп ачыла (1975 елда төзелгән бинада аерым тәрбиягә мохаҗ балалар өчен Питрәч махсус сигезьеллык мәктәбе урнашкан була).

1976 елда авылда 27 нче Питрәч урта һөнәри-техник училищесы (тракторчы-машинистлар хәзерли) ачыла, 1986 елда Ленино-Кокушкино авылына күчерелә.

2011 елга кадәр “Алёнушка” балалар бакчасы эшли.

Гомум белем бирү махсус (коррекция) интернат-мәктәбе (1967 елдан), “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты (2003 елдан) эшли. Авыл янында “Бригантина”, “Чайка” балалар сәламәтләндерү лагерьлары урнашкан.

1930 елда Питрәч районы кулланучылар берлеге оештырыла, 1976 елда Питрәч районы кулланучылар җәмгыятенә үзгәртелә, 1999 елдан 2010 елларга кадәр – Питрәч кулланучылар җәмгыяте, 2018 елдан – “Питрәч райпосы” кулланучылар кооперативы.

1963−2006 елларда Питрәч район типографиясе эшли: 1998 елга кадәр “Вперёд” – “Алга” район газетасы , соңрак бланк продукциясе басыла.

Авылда:

  • үзәк китапханә (1933 елдан уку өе, Бөек Ватан сугышы елларында − элеккеге чиркәү территориясендә, 1968 елдан – мәдәният йорты бинасында, 1990 елдан – аерым бинада, 1997 елдан – балалар иҗат йортында, 2006 елдан яңа мәдәният йортында урнаша),
  • балалар китапханәсе (1951 елдан, урнашкан урыны берничә тапкыр үзгәрә),
  • “Колокольчик” (1934 елдан, 1962 һәм 1974 елларда яңа биналарда), “Айгөл” (1986 елдан), “Солнышко” (1985 елдан), “Каенкай” (2011 елдан), “Бэлэкэч” (2015 елдан) балалар бакчасы,
  • район мәдәният йорты (1968 елдан),
  • балалар иҗат йорты (1997 елдан),
  • балалар сәнгать мәктәбе (1967 елдан музыка мәктәбе буларак эшли),
  • ясалма боз белән “Питрәч-Арена” ябык шугалакны, “Сула” ябык йөзү бассейнын (2018 елдан), универсаль спорт мәйданчыгын (2016 елдан), “Мишә” универсаль спорт залын (2020 елдан), чаңгы базасын (2020 елдан) берләштергән комплекслы спорт мәктәбе (2003 елдан),
  • Яңа өйләнешүчеләр паркы (2015 елдан),
  • газап чигүче бөек Георгий Победоносец кәшәнәсе (Җиңү паркында, 2016 елдан, хәйрияче Л.Б.Григорьев матди ярдәме белән),
  • үзәк район хастаханәсе (1928 елдан, 1999 елдан яңа бинада),
  • поликлиника (2003 елдан),
  • мәчет (2004 елдан),
  • Никольский чиркәве (элеккеге керәч остаханәсе бинасында) эшли.

Төбәк тарихын өйрәнү музее каршында “Калинушка” рус җыры ансамбле эшли (1992 елдан, 2002 елдан халык ансамбле, оештыручысы – В.Ф.Ушанова).

Мәдәният йорты каршында:

  • “Балкыш” театры (1993 елдан, 2008 елдан халык театры, оештыручысы – Н.Х.Хәмитова),
  • “Җәүһәр” татар җыры ансамбле (1996 елдан, 2002 елдан халык ансамбле, оештыручысы – Ф.Ә.Мингалиева),
  • “Селяне” вокаль-инструменталь ансамбль (2005 елдан, 2021 елдан халык ансамбле, оештыручысы – Н.А.Колыхалова),
  • “Непоседы” үрнәк театр студиясе (1992 елдан, 2019 елдан халык театры, оештыручылары – В.М.Пирожкова, И.В.Афонькина),
  • “Сәяхәт” үрнәк хореография коллективы (1996 елдан, 2019 елдан халык коллективы , оештыручысы – И.И.Хәмидуллин),
  • “Җәүһәрчекләр” (2003 елдан), “Домисолька” (2016 елдан), “Кнопочки” (2020 елдан) балалар вокаль ансамбльләре эшли.

Икенче урта мәктәп каршында “Тамчы” театры (2011 елдан халык театры, оештыручысы – Н.Хәмитова) эшли.

Авылда тарихи-мәдәни мирас объектлары сакланган:

  • Никольский чиркәве (1811 елда, башка мәгълүматларга караганда, 1819 елда приход кешеләре акчасына салынган, приход XVII йөз уртасында оеша; 1857 елда храм киңәйтелә, яңа чаң манарасы төзелә, Казан сәүдәгәре Е.П.Прибыткова акчасына үзгәртеп корыла; нык үзгәргән хәлдә сакланган);
  • башлангыч мәктәп бинасы (1914, үзәк керү ишеге җәясыман арка һәм фигуралы аттик белән бизәлгән бер катлы кирпеч бина; 1985 елга кадәр − мәктәп, 9өченче урта һөнәри-техник училище , ярдәмче мәктәп корпусы, 1985 елдан – кунакханә һәм фатирлар (1997 елга кадәр), 1986 елдан – укытучылар өчен тулай торак, 1986 елдан – Сугыш һәм хезмәт даны музее, 1988 елдан Питрәч төбәк тарихы музее урнаша).

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Питрәч туктаулыгы (соңгы бронза дәвере),
  • Питрәч II туктаулыгы (соңгы энеолит дәвере, Ананьино һәм Азелино культурасы, безнең эрага кадәр өченче меңьеллык – безнең эраның IV гасыры);
  • Питрәч туктаулыгы IV (соңгы энеолит дәвере һәм соңгы бронза гасыры башы, безнең эрага кадәр өченче – икенче меңьеллыкның беренче чиреге) табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.С.Батков (1961 елда туган) – Биология ресурслары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе (2017 елдан);

В.П.Кандилов (1952 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында социаль-икътисади мониторинг кабинеты рәисе (2005–2020 елларда);

Г.А.Морозов (1940 елда туган) – радиотехника өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Казан сәүдәгәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре Павловлар: Е.И.Павлов (?) – икенче гильдия сәүдәгәр (1808 елдан), Питрәч авылы экономик крестьяннарыннан, күн эшкәртү кәсебен нигезли, Казан шәһәре магистраты ратманы (1807–1809 елларда), аның уллары: С.Е.Павлов (?) – икенче гильдия сәүдәгәр, Казанда иң эре күн җитештерүчеләрнең берсе, аның акчасына (100 мең сум) Казандагы Боголюбский чиркәве төзелә, 1830−1831 елларда вабага каршы көрәшү өчен шактый күләмдә акча бирә; Я.Е. Павлов (1772–1844) – икенче гильдия сәүдәгәр, поташ заводы хуҗасы;

О.И.Шоркина (1970 елда туган) – ветеринария хирургы, ветеринария фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 381 ир заты;
1859 елда – 1660,
1897 елда – 2188,
1908 елда – 2276,
1920 елда – 2410,
1926 елда – 2007,
1949 елда – 2455,
1958 елда – 2431,
1970 елда – 3341,
1979 елда – 4588,
1989 елда – 6086,
2002 елда – 7297,
2010 елда – 8102,
2020 елда – 10616 кеше (руслар – 54%, татарлар – 42%).