Эчтәлек

Агач корпуслы, озынча, тартма рәвешендә, озынлыгы якынча 1000 мм. Өске декасында җиде бакыр кыл тарттырылган; алар астында хәрәкәтчел аскуймалар бар. Алар ярдәмендә тавышның югарылык дәрәҗәсе үзгәрә.

Ятаганның төрләре зурлыгы, кыллар саны, тембры, тавыш акустикасы үзенчәлекләре, конструктив үзлекләре белән аерыла.

Төрки халыкларда, шул исәптән татарларда (нигездә, Әстерхан һәм Оренбург татарларында, мәгълүматлар XVIII йөзгә карый) кулланыла.

Әлеге музыка уен коралы П.С.Паллас һәм И.И.Георги кебек тикшеренүчеләрнең хезмәтләрендә ачык тасвирлана.

Ятаган шулай ук Cебер татарларының XIX йөз ахырында В.В.Радлов тарафыннан язып алынган «Ак Күбек» дастанында да искә алына. Ул вакытта инде ятаган сирәк кулланылыштагы музыка уен коралы була.

Әдәбият      

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. К., 2015. Т. 2.