Эчтәлек

Зөя өязенең 11 волосте җирлегендә оештырыла.

Үзәге – Свияжск шәһәре.

Мәйданы 3326 кв.км. Халкы 153384 кеше, шул исәптән руслар – 98832, татарлар – 51373, чуашлар – 3102 (1926). 2600 е – шәһәрдә, 150784 кеше авылда яши. Халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв.км га 46,1 кеше, авыл җирендә – 45,3 кеше. 300 торак пунктны берләштерә, 8 волостька бүленә: Олы Ачасыр, Кошман, Макыл, Мәлки, Норлат, Зөя, Тәмте, Ульянково.

Печән пресслау (Карамалы Тау авылы), механика-суднолар төзәтү (Печище авылы), аракы-шәраб (Гребени авылы, Куралово авылы) заводлары, тегермәннәр эшли (1923).

Кустарь-һөнәрчелек сәнәгатендә 2600 дан артык кеше эшли (1926). 1925 елга Зөя кантонында 31199 крәстиян хуҗалыгы, 62 авыл хуҗалыгы кооперативы исәпләнә, сөрүлек җирләрнең мәйданы 207626 дисәтинә тәшкил итә. Чәчүлекләр (дисәтинәләрдә): арыш - 58719, солы - 23965, бәрәңге - 5301, ясмык - 5071, карабодай - 4524, бодай - 4009, тары - 2651, борай - 2059. 252669 баш мал асралган, ш.и. 41094 мөгезле эре терлек, 21873 ат, 168264 сарык, 12101 дуңгыз булган.

1927 елда Зөя кантоны бетерелә, биләмәсендә Зөя, Норлат-Ачасыр (Норлат), Ульянково (Кайбыч), Тәмте районнары оештырыла.

Чыганаклар

Статистический справочник по промышленности ТССР. Казань, 1924.

Статистический справочник по сельскому хозяйству. Казань, 1925.

Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928. Т. 3.

1929. Т. 9.

Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике. Казань., 1928-29. Вып. 1-5.

Автор – И.Р.Вәлиуллин