- РУС
- ТАТ
1708–1920 елларда Казан губернасында.
Үзәге – Зөя елгасының сул як ярындагы Свияжск шәһәре.
Шәһәр 1551 елда Казан ханлыгын яулап алу барышында рус крепосте буларак нигезләнә; башта "Свияжск Иван шәһәре", "Свияжск Новгороды" дип атала; 1708 елда Казан губернасына кертелә, 1719 елдан Свияжск провинциясе үзәге (Васильсурск, Чабаксар, Кокшайск, Царёвококшайск, Царёвосанчурск, Цивильск, Яранск, Саранск); 1781 елдан – Казан наместниклыгының, 1796 елдан губернаның өяз шәһәре. Элекке Казан ханлыгы территориясендә барлыкка килгән өязләрнең беренчесе була.
1708 елда Казан губернасы составында (өзеклек белән: 1781–1796 елларда Казан наместниклыгы составында).
Көнбатышта – Цивильск һәм Чабаксар, төньякта – Казан, көнчыгышта – Казан, Лаеш, көньякта Тәтеш өязләре белән чикләшә.
Зөя өязе Идел елгасы бассейнындагы елгалар белән сугарыла: Зөя кушылдыгы һәм аның кушылдыклары белән (Анчигирка, Әрә, Бәрле, Бува, Бузаевка, Воробьевка, Карашам, Карамасар, Качемировка, Гөбенә, Кувшиновка, Куланга, Курела, Лабышка, Ломовка, Кече Бәрле, Мәме, Морквашка, Мөрәле, Сәкел, Сербинка, Сөлчә, Тавлинка, Таранья, Тәмте, Уржумка, Утяшка, Чирка, Шарат, Шишка, Шуширмә).
XVII йөз уртасына кадәр өяз территориясе ныгытылган шәһәрләр төзү һәм мөстәкыйль өязләргә бүленү сәбәпле кыскартыла (Чабаксар, Цивильск, Яранск, Царёвококшайск).
XVIII йөз башына мәйданы буенча губернада иң кечкенә өязгә әйләнә. XIX йөз ахырында 2774,2 кв. чакрым били. Халкы 126603 кеше (ирләр – 67482, хатын-кызлар – 59121), шуларның 68,6%ы руслар, 29,9%ы татарлар, 1,5%ы чуашлар (1897). XVI йөзнең икенче яртысында Зөя өязен даругаларга бүленү урынына станнарга бүленү кертелә (Тауасты, Кирепски, Морат, Калинин).
XVII йөздә – XVIII йөз башында (1719 елга кадәрге чорны кертеп) Зөя өязендә Аклыч, Ишәй, Темеев һәм Байбулат йөзлеге; Хуҗахәсән, Ута, Тимәш, Шигәли, Арын, Карамамай, Айбыч, Ялчык, Андреев, Чокыр һәм Тәмте волостьлары була. 1861–1913 елларда 2 стан, 11 волость, 4 земство участогы керә. Беренче станга (үзәге – Коллар авылы) Югары Ослан (Ослан), Ташкабак, Тәмте, Ивановский (Ивановский), Келәнче, Юмат волостьлары; икенче станга (Косякау авылы, 1881 елдан соң Рус Әҗәле авылы) – Әҗәл, Косякау, Кошман, Өлҗән, Шырдан волостьлары керә. 1894 елга өяздә 182 авыл исәпләнә.
1914 елдан 3 станга, 11 волостька һәм 4 земство участогына бүленә. Беренче станга (үзәге – Шылаңгы авылы) – Югары Ослан (Ослан), Ташкабак, Тәмте, Ивановский волостьлары, икенче станга (Свияжск шәһәре) – Келәнче, Шырдан, Юмат волостьлары, өченче станга (Рус Әҗәле авылы) Әҗәл, Косякау, Кошман, Өлҗән волостьлары керә.
Өяз халкы игенчелек (арыш, солы, арпа, бодай,тары, карабодай), терлекчелек, бакчачылык, умартачылык, балык тоту, он тарту, судно һәм кирпеч промыселлары, известь, алебастр һәм акташ чыгару, известь яндыру, агач чиләкләр ясау, агач һәм утын әзерләү һәм сату, кунак йортлары тоту һәм читкә китеп эшләү белән шөгыльләнә . Өяздә сәнәгать аз үсеш алган була. XX йөз башында 12 кечкенә фабрика һәм завод эшли: керосин (нефть кудыру), сыра кайнату һәм поташ заводлары, шырпы фабрикасы; 5 тегермән була. Өяздән иген, ярмалар, җитен орлыгы, алма, җиләкләр, гипс (алебастр), известь, акташ сатуга чыгарыла (Казан, Алабуга, Саратов, Әстерхан шәһәрләренә). Тоз, табак, игенчелек кораллары (чалгылар, ураклар), чуен, балчык һәм агач савыт-сабалар, киндер тукымалар, сумала, дегет сатып алына.
Өяздә 50 башлангыч халык училищесы, 34 чиркәү-приход мәктәбе, 3 Изге Гурий борадәрлеге башлангыч миссионерлар мәктәбе, 54 мәдрәсә һәм мәктәп исәпләнә. Свияжскта ике сыйныфлы шәһәр, өяз һәм башлангыч приход училищелары, рус теле укытылган татар училищесы була.
1920 елда Зөя өязе бетерелә, аның җирлегендә ТАССРның Зөя кантоны оештырыла.
Материалы для географии и статистики России, собранные офицерами Генерального штаба: Казанская губерния. СПб., 1861.
Памятная книжка Казанской губернии на 1863 год. Казань, 1862.
Материалы для сравнительной оценки земельных угодий в уездах Казанской губернии. Казань, 1887.
Адрес-календарь и справочная книжка Казанской губернии на 1916 год. Казань, 1916.
Спасский Н.А. Очерки по родиноведению: Казанская губерния. Казань, 1912.
Автор – Д.А.Мостафина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.