Биографиясе

1930 елның 1 марты, Үзбәкстан ССРның Әндижан өлкәсе Җәлал-Кудук районы Ахунбай авылы – 2010 елның 10 гыйнвары, Казан.

1953 елда Казан химия-технология институтын, 1962 елда КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый. 1953–1958 елларда Тымытык МТСның баш инженеры.

1958–1974 елларда партия эшендә: КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, бүлек башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы (1969–1974), Яр Чаллы (1962–1965), Түбән Кама (1965–1969) шәһәр комитетларының 1 нче секретаре.

1974–1986 елларда Казанда «Тасма» ҖБ директоры. Йосыпов эшләгән вакытта предприятиедә реконструкция үткәрелә, фототехник һәм рентген плёнкалары җитештерү куәтләре гамәлгә кертелә, яңа продукциянең 40 төре үзләштерелә, шул исәптән тасмасыман коры фоторезисторларның, микрофильтрларның һ.б.ның ассортименты һәм күләме күпкә киңәйтелә.

1986–2003 елларда «Казан­оргсинтез» АҖ директоры, генераль директоры. Аның җитәкчелегендә гамәлдәге производстволарда яңартулар һәм үзгәртүләр үткәрелә; дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле яңа төр продукцияләр эшләү үзләштерелә.

Уйлап табуга 17 авторлык таныклыгы, 40 тан артык патенты бар.

1970–1975, 1985–1990 елларда ТАССР ЮС, ТССР ЮС һәм 1990–1995 елларда ТР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», Дуслык орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 2002–2003 елларда «Россиянең иң профессиональ 1000 менеджеры» рейтингында Йосыпов беренче йөзлеккә керә; «Россиянең иң яхшы менеджеры» дипломнарына (2000, 2002) ия; «Россия эшмәкәрлегенең алтын китабы» (2000) альманахына кертелә.