Эчтәлек

Жанрның иң борынгы үрнәкләреннән берсе. Ике игезәк сабыйны әнкәләренең каргавы, шуннан аларның, Сак белән Сокка (фантастик кошлар) әверелеп, гомер буе әти-әнисе һәм бер-берсе белән кавыша алмый яшәүләре бәян ителә.

Ана каргышы нәтиҗәләре темасы фольклорда еш чагыла. Балаларның кошларга әверелү архаик сюжеты дөнья халыклары авыз иҗаты әсәрләрендә еш очрый. Татар халкының шигъри иҗатында Сак белән Сок мәңгегә аерылышу символларына әверелә. Татарстан, Башкорстанның күпчелек районнарында һәм Татарстан Республикасыннан читтә татарлар күпләп яшәгән башка территорияләрдә бәетнең төп 2 версиясе яши.

Кулъязмалар Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор фондында саклана.

Бәет XX йөз башында нәшер ителә. Материалларны туплау һәм бәетне өйрәнү белән Х.Ш.Мәхмүтов, Л.Ш.Җамалетдинов, Ф.В.Әхмәтова, И.Н.Надыйров һ.б. шөгыльләнә.

Әдәбият

Урманчеев Ф. Сак-Сок бәетләре // Татар халык иҗаты: Бәетләр. Казан, 1983.

Сак-Сок // Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Автор – Ф.И.Урманчеев