Тарихы

Авылга XVIII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрле чыганакларда Чуриева, Чирякова исемнәре белән билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1811 елдан билгеле), мәдрәсә, җил тегермәне, икмәк саклау-сату кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2311,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Әтәс авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла. 1951 елда аның составына “Воровский” колхозы керә (Апач авылы). 1956 елда “Игенче” колхозында була (Әтәс авылы). 1994 елдан “Игенче” кооперативлары берләшмәсе. 2003 – 2008 елларда “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда медпункт бар, 1930 – 2007 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

И.З.Камалетдинов (1925 – 1998) – ТРның атказанган агрономы, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 136,
1834 елда – 305,
1859 елда – 397,
1870 елда – 435,
1884 елда – 429,
1897 елда – 510,
1906 елда – 624,
1913 елда – 580,
1920 елда – 507,
1926 елда – 399,
1938 елда – 278,
1949 елда – 280,
1958 елда – 259,
1970 елда – 159,
1979 елда – 161,
1989 елда – 122,
2002 елда – 80,
2010 елда – 79,
2015 елда – 82 кеше (татарлар).