Биографиясе

1933 елның 4 марты, Таҗикстан ССР, Пяндж районы Түбән Пяндж авылы – 2005 елның 8 июле, Чаллы шәһәре.

1949–1994 елларда төзелеш оешмаларында эшли: 1950–1951 һәм 1955–1957 елларда «Нижневыггэсстрой» (Карелия АССР, Сосновец поселогы), 1952 елдан «Сталинградгидрострой» (Сталинград өлкәсе Волжск шәһәре), 1957 елдан «Ковдагэсстрой» (Мурманск өлкәсе), 1968 елдан Шарьинск юл төзү идарәсендә (Ярославль өлкәсе), 1971 елдан «Камгэсэнергострой» оешмасында.

КамАЗ, Түбән Кама ГЭСы, ТЭЦы төзелешләрендә катнаша.

Герой исеме Кола ярымутравында Ковда гидроэлектростанцияләре каскады корылмаларын төзегәндәге зур уңышлары, техника яңалыклары керткәне һәм электр станцияләрен вакытыннан алда файдалануга тапшырганы өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлек

 В.И.Герасименко яшәгән йортка мемориаль такта куелган (2005 ел). Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (1999 ел).

Әдәбият

Иванов К. Незабываемые страницы // Советская Татария. 1973. 10 авг.;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. К., 2003.