Биографиясе

1908 елның 27 гыйнвары, Киев – 1985 елның 26 июле, Казан.

Ф.И.Богоявленскийның улы.

Шостка химия-технология институтын (1930) тәмамлый.

1934 елдан Казан университетында, нәорганик химия кафедрасы мөдире (1945–1953).

1953 елдан Казан авиация институтының гомуми химия кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Тимернең кайтарылу реакцияләре кинетикасын өйрәнә.

Җиңел металларның коррозиясе һәм анодлы пассивлаштыру юлы белән аларны саклау буенча фәнни юнәлешне үстерә. 1956 елда кафедра каршында электрорадиохимик тикшеренүләр лабораториясен оештыра һәм СССРда беренчеләрдән булып анодлы оксидлашу процессларын өйрәнү өчен радиоактив изотоплар куллана. Фазалы анод оксидларын формалаштыруда электролит анионнарының ролен дәлилли һәм металларның анодлы капламнарының төзелеш үзенчәлекләрен, химик составын һәм үзлекләрен ачу теориясен төзи. Шул теория нигезендә аның тарафыннан төрле предприятие һәм дәвалау учреждениеләре файдалана торган радиоактив аппликаторлар эшләнә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Анодная защита металлов. М., 1964.

Курс химии. М., 1971. Ч. 2 (автордаш).

Анодная обработка металлов // Справочник по электрохимии. Л., 1981 (автордаш).

Әдәбият

Александр Феоктистович Богоявленский // Известия вузов. Химия и химическая технология. 1983. Т. 26, № 2.