Административ-территориаль буйсынуы

1770 елларда нигез салына. Беренче исеме – Каратай, XIX–XX йөзләр чигендә полковник Маслов хуторы дип атала, 1908 елдан хәзерге исемдә.

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Каратай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Яңа Чыршылы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Трудолюбец” колхозы оештырыла, 1951 елдан – “Ватан” колхозы, 1960 елдан – “Путь к коммунизму” колхозы (үзәк утары), 1967 елдан – “Яңа Чыршылы” совхозы, 2003 елдан “Яңа Чыршылы” күмәк предприятиесе составында, 2005–2015 елларда – “Чулпан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1983 елда поселокта урта мәктәп ачыла (бина төзелә), соңрак – тулы булмаган урта, 2012 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Шулай ук мәдәният йорты, мәчет (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сударушка”, “Яшь йөрәкләр” – театр, “Ак каен”, “Элегия”, “Тургай” – хореография, “Авыл чишмәләре”, “Апрель”, “Тамчылар” вокаль коллективлары (барысы да – 2012 елдан) эшли.

Поселок янында төзекләндерелгән “Ташландык бакча” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

И.А.Садриев (1946 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре башлыгы (1992–2009 елларда), Мактау ордены кавалеры, ТР Югары Советы (1990–1995 елларда), ТР Дәүләт Советы (1995–2004 елларда) депутаты.

Халык саны

1785 елда – 21 ир-ат;
1910 елда – 18,
1920 елда – 153,
1926 елда – 197,
1938 елда – 186,
1949 елда – 215,
1958 елда – 290,
1970 елда – 285,
1979 елда – 458,
1989 елда – 409,
2002 елда – 530,
2010 елда – 457,
2017 елда – 454 кеше (татарлар – 95%).