Биографиясе

1845 елның 23 августы, Тверь губернасы – 1904 елның 8 июле, Казан.

Петербург руханилар академиясен тәмамлый (1871 ел).

1871 елдан Казан руханилар семинариясендә, 1887–1902 елларда Казан руханилар академиясендә эшли, профессор (1889 ел).

Фәнни эшчәнлеге

«Христианлыкка карата мөнәсәбәттә буддизмның әхлакый идеалы» («Нравственный идеал буддизма в его отношении к христианству») дигән магистрлык диссертациясендә (1874 ел) шул заманның әхлакый дин гыйлеме нигезләрен тәкъбирләү омтылышы ясый һәм аның бу хезмәте кайнар бәхәсләргә сәбәп була.

Консерватив һәм либераль юнәлештәге журналларда басылган күпсанлы фәнни хезмәтләре, публицистик рухтагы мәкаләләре белән үзен христианлыкның әхлакый кыйммәтләрен яклаучы һәм дарвинизм, позитивизм, толстойчылык кебек популяр тәгълиматларны кискен рәвештә инкарь итүче буларак таныта.

Атеизмны тәнкыйтьләгәндә ул физика, биология кебек табигать фәннәрендәге яңа ачышларга таяна, бу исә ул чор өчен алгарыш буларак бәяләнә.

А.Ф.Гусевның фәнни эшчәнлегендәге икенче юнәлеш – дини догмаларны саклау, католицизмны тәнкыйть итү.

Заманының күпчелек дин галимнәреннән аермалы буларак, католиклар белән якынаюга каршы чыга.

Хезмәтләре

Нравственность как условие истинной цивилизации и специальный предмет науки. М., 1874;

Потребность и возможность научного оправдания христианства. Казань, 1887;

Разбор возражений Спенсера против учения о Боге как личном существе. Казань, 1896;

К старокатолическому вопросу. Письмо А.А.Кирееву. СПб., 1897;

Последнее наше слово о старокатоличестве и его русских апологетах. Казань, 1904.

Әдәбият

Колокольцев В.Ф. Александр Фёдорович Гусев. Казань, 1904;

Григорьев К. Памяти профессора Александра Фёдоровича Гусева: Очерк его литературной деятельности. Казань, 1905.