Мәкаләдә Ольга Левадная шигъриятенә сәнгатьчә анализ ясала. Аңа гадилек, тирәнлек һәм тасвирлылыкның табигый ярашуы хас. Иҗаты тирән психологизм белән аерылып тора – бу шагыйрә–хатын-кызның лирик сөйләме. Һәрбер шигырьдә – күз ачып йомганчы булган күңел халәте, яшәүнең һәр мизгеленең кабатланмаслыгын аңлау хисе. Левадная шигърияте өчен лирик һәм фәлсәфи яңгыраш, төгәл ритмика, үзенә бер төрле аһәңлелек  хас.

Сылтама ясу өчен: Даминова Ф.К. Проталина солнца // Научный Татарстан. 2019. №1. С.81–87.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Дәминова Флюра Каюм кызы, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Республикасы Милли музее, e-mail: tatar_museum@mail.ru