Тарихы

1730 елларда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, көл җыеп сату.

1864 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәдрәсә (1822–1823 елларда Г.Утыз Имәни тарафыннан ачыла) була.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, земство станциясе урнаша; 3 мәчет, 3 су тегермәне була; һәр сишәмбе саен базар эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3460 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Кузайкино волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Куакбаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 еллар башында авылда К.Маркс исемендәге колхоз (беренче рәисе – М.Гайсин) оештырыла, 1958 елда аның составына “Кызыл Йолдыз” колхозы (Чүте авылы) керә, 1960 елда аңа “Канаш” колхозы (Сходнево-Чертанла авылы) берләштерелә, 1994 елдан – К.Маркс исемендәге күмәк предприятие, 2004 елдан – Ганиев крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2006 елдан – “Маркс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – бишьеллык, 1937 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1986 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты һәм китапханә (икесе дә – 1955 елдан, 1972 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1983 елдан, 2016 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (1987 елдан), мәчет (1991елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Яшьлек”, Сәйлән” – хореография, “Дулкын”, “Бәхетле балачак” – вокаль, “Сәхнә” театр (барысы да – 1996 елдан) коллективлары эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Дегет базы”, “Кадермәт”, “Кантор коесы”, “Сарбаш”, “Салкын кое”.

Күренекле кешеләре

Ә.З.Шәйхетдинов (1940–2018) – шагыйрь, Ш.Бикчурин исемендәге бүләк лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 1159,
1889 елда – 1662,
1900 елда – 1926,
1910 елда – 2178,
1926 елда – 1764,
1938 елда – 1444,
1949 елда – 1168,
1958 елда – 1068,
1970 елда – 1237,
1979 елда – 1032,
1989 елда – 879,
2002 елда – 883,
2010 елда – 817,
2017 елда – 846 кеше (татарлар).