Административ-территориаль буйсынуы

1920 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Яр буе Морквашы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Пятилетка” колхозы оештырыла, 1958 елдан – “Путь к коммунизму” (Югары Ослан авылы) колхозы (1970–1997 елларда “Услонский” совхозы), 1982 елдан “Набережный” (Яр буе Морквашы авылы) совхозы составында (1998–2007 елларда “Морквашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы кырчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Поселокта фельдшер-акушерлык пункты һәм зиратта Николай Чудотворец кәшәнәсе бар (2014 елдан).

Халык саны

1920 елда – 66,
1926 елда – 92,
1938 елда – 541,
1949 елда – 376,
1958 елда – 200,
1970 елда – 253,
1979 елда – 155,
1989 елда – 103,
2002 елда – 97,
2010 елда – 106,
2017 елда – 96 кеше (татарлар, руслар, чуашлар).