Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1875 – 1877 елларда төзелә; архитектура истәлеге), мәктәп, тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 788,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан өязенең Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Айбаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Разумов исемендәге колхоз оештырыла. 1938 елдан – Пушкин исемендәге колхоз, 1958 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1995 елдан – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2011 елдан – “Татмелиорация – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1875 – 1877 елларда төзелгән мәчет бинасында), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Күренекле кешеләре

Н.Габделкәримов (1840 – 1918) – беренче гильдия Казан сәүдәгәре, аның иганәсенә Казан һәм Царёвококшайск өязләре авылларында 10 нан артык мәчет төзелә.

Халык саны

1782 елда – 89 ир-ат;
1859 елда – 503,
1897 елда – 825,
1908 елда – 867,
1920 елда – 974,
1926 елда – 848,
1949 елда – 489,
1958 елда – 489,
1970 елда – 374,
1989 елда – 148,
2002 елда – 100,
2010 елда – 77,
2017 елда – 69 кеше (татарлар).