Эчтәлек

Җ.Фәйзи музыкасы, Х.Ибраһимовның шул исемдәге пьесасы буенча Т.Гыйззәт либреттосы.

Беренче татар музыкаль комедиясе. Премьерасы 1942 елның 1 мартында Татар опера һәм балет театрында була (дирижеры И.Әүхәдиев, режиссеры С.Вәлиев-Сульва, баш рольләрдә: Галимҗан – Ф.Насретдинов һәм Сәрвәр – Г.Кайбицкая).

Әсәрнең сюжеты нигезендә – алтын белән чигелгән югалган башмакларны эзләү вакыйгасы. Комедиядә революциягә кадәрге татар сәүдәгәрләренең көнкүреше яктыртыла. Төп геройлары – гашыйк парлар, бай, әмма күңел теләмәгән кияү, димче хатын һәм спектакльдәге башка традицион типажлар. «Башмагым»да яшь буын вәкилләренең искергән тәртипләр белән көрәше сурәтләнә. Комедия юморга, хискә, җырлы-биюле күренешләргә, якты-лирик көйләргә бай.

Спектакльнең төп музыкаль образы – татар халык җыры «Башмагым». Әсәрнең музыкаль драматургиясе Сәрвәр белән Галимҗанның уңай образларын тасвирлаучы шатлыклы, якты лирик көйләрне тискәре персонажлар Кәрим бай һәм Гафуровларның сатирик портретларын күрсәтүче музыкага капма-каршы куюга корылган.

«Башмагым» халык җырлары интонацияләренә нигезләнгәнгә күрә матур, аһәңле музыкасы белән аерылып тора.

«Башмагым» комедиясе СССР театрлары сәхнәләрендә рус, үзбәк, тува, казакъ телләрендә зур уңышлар белән куела. Татар музыкаль театры репертуарына иң еш кертелгән спектакльләрнең берсе.

Әдәбият

Гиршман Я. Опера, балет, музыкальная комедия // Музыкальная культура Советской Татарии. М., 1959.

Халдеева Д. Файзи Джаудат // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Салитова Ф. Начало пути (1939–1950) // Татарский академический театр оперы и балета имени Мусы Джалиля. Казань, 1994.