Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (Кирилловлар крепостнойлары, XVIII йөз ахырыннан Толстойлар, В.А.Ивашовлар, Ермоловлар крепостнойлары). Халкы игенчелек, терлекчелек, балта һәм тегүчелек эше белән шөгыльләнә.

1883 елда авылда Изге Гурий борадәрлеге училищесе ачыла (вакытлыча файдалануга алынган фатирда урнаша). Оештыручысы һәм беренче укытучысы В.М.Горюнов була. 30 ир бала укый. 1897 елда чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә.

ХХ йөз башында авылда 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 901 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Обалдуевка авылының (хәзер Приозёрная авылы) Троица чиркәве (бер диндәгеләр) приходына һәм Мораса авылының Казан Богородица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1963 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зирекле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Земля и труд» колхозы оештырыла, 1933 елда «Заветы Ленина» колхозы итеп үзгәртелә. 1973 елда «Зирекле» совхозы оештырыла (1995–2005 елларда «Зирекле» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, дуңгыз асрау).

Мәгариф һәм мәдәният

1916 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1981 елда – урта (яңа бина төзелә), 2016 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар. 2001 елда Казан Мәрьям Ана чиркәве гыйбадәтханәсе ачыла.

Авылдан 500 м төняк-көнбатыштарак буралы курган культурасы археология объекты – Зирекле торулыгы табыла.

Халык саны

1782 елда – 76 ир заты;
1859 елда – 540,
1897 елда – 762,
1908 елда – 901,
1920 елда – 928,
1926 елда – 926,
1938 елда – 929,
1949 елда – 694,
1958 елда – 620,
1970 елда – 429,
1979 елда – 348,
1989 елда – 244,
2002 елда – 243,
2010 елда – 232,
2015 елда – 210 кеше (руслар).