- РУС
- ТАТ
Эволюцион планда, прокариот организмнар белән күп күзәнәкле һәм лицелийлы башка эукариотлар арасындагы күчеш төркеме.
«Протист» терминын 1866 елда немец галиме Э.Геккель кертә, ул беренче тапкыр тере организмнарның 3 патшалыгын – күп күзәнәкле хайваннар, күп күзәнәкле үсемлекләр һәм протистны билгели, соңгысына бактерияләрне, иң гади төзелешлеләрне, бер күзәнәкле суүсемнәр һәм түбән төзелешле гөмбәләрне кертә.
XIX йөз ахырында «протистлар патшалыгы» таксоныннан баш тарталар, алар хайваннар һәм үсемлекләр патшалыгы арасында билгеләнә.
Иң гади төзелешлеләрдә күзәнәк төзелешенең төрлелеген һәм аларның суүсемнәр төркеме рәте белән филогенетик якынлыгын күрсәтүче яңа ультраструктуралы һәм молекуляр-генетик тикшеренүләргә бәйле рәвештә, 1956 елда Х.Коупланд протистлар идеясен хәзерге мәгънәсендә яңадан тергезә (эукариотлар өчен бу патшалыкны дүртнең берсе буларак яңадан кертә; 3 нче патшалык – гөмбәләр). Р.Уиттекер (1969) һәм Дж.Корлис (1984) бу идеяне үстерәләр (протистларга иң түбән төзелешлеләрне, суүсемнәрне һәм зооспоралы үсемлекләрне кертәләр).
Протистлар – күбесенчә бер күзәнәкле, микроскопик (1 мкм дан – споровиклар), шулай ук синцитиаль, ценобиаль һәм күп күзәнәкле зур формалары да (10 м га кадәр, мәсәлән, көрән суүсемнәр) бар; камчылылар, керфекчекләр, псевдоподийлар (ялган аяклар), күзәнәкнең өске структуралары ярдәмендә хәрәкәтләнәләр; тукланулары – автотроф, гетеротроф, миксотроф.
Прокариотлар белән башка эукариотлар арасындагы күчеш төркеме буларак, протистлар турындагы күзаллаулар үсеше, протистлар эчендә туклану төре генә түгел, ә бәлки бөтен күзәнәк системаларының формалашуын аңлата.
Геном дәрәҗәсендә ди-, поли- һәм амфиплоидлылык, күп төшлелек һәм гетероморфизм, генетик материалның барлык урнашу төрләре, эукариот аксым синтезлаучы системалар барлыкка килә.
Күзәнәк дәрәҗәсендә күзәнәк капламнарының, органеллар һәм цитосклет структураларының барлык төрләре, симбиогенез юлы белән митохондрия һәм пластидлар формалаша.
Протистларда организм дәрәҗәсендә күзәнәк яшәешенең мөмкин булган барлык цикллары һәм рәвешләре, генетик материал редукциясенең барлык формалары (гаметалы, споралы, зиготалы), җенси процессның ике формасы да (бер һәм ике баскычлы мейоз), күзәнәк хәрәкәте һәм туклануының барлык төрләре, күп күзәнәклелекнең төрле вариантлары очрый.
Төрле авторларның мәгълүматлары буенча, протистларның типлар саны төрлечә, иң күбен (45) Дж.Корлис ачыклый. Гамәлдә протистларның берничә миллион төре билгеле, әмма аларның чагыштырмача аз өлеше генә өйрәнелгән; кремнийлы суүсемнәрнең генә дә 10 млн га кадәр төре исәпләнә, 12 меңе өйрәнелгән.
Протист яшәү мөмкин булган барлык тирәлекләрдә – океан һәм диңгезләрдә, төче һәм тозлы суларда, туфракта таралган. Татарстан территориясендә якынча 20 типтагы протистлар вәкилләре очрый: евгленозалар (евглена), тамыраяклар (амёбалар), фораминифералар, опалиналар, кинетопластидлар (трипаносомалар), инфузорияләр, кояшсыманнар, динофитлар һәм суүсемнәрнең башка типлары.
Протистларның төр составы бик аз өйрәнелгән.
Алар арасында паразитлар күп.
Органик матдәләр продукциясендә һәм деструкциясендә, хайваннарның туклану чылбырында, әйләнә-тирәнең органик пычрану дәрәҗәсен индикацияләүдә, агым суларны биологик чистартуда һәм сулыкларның үз-үзләрен чистартуында протистларның гамәли әһәмияте гаять зур.
Кайберләре кешедә күп кенә авырулар (амёбиаз, лямблиоз, трихомониаз, бизгәк һәм башкалар) тудыручы булып торалар.
Протистларны протистология фәне өйрәнә.
Еш кына «протист» термины протозоология (иң гади төзелешлеләр турындагы фән) синонимы буларак кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.