6 меңгә якын төре бар, Татарстан территориясендә 70 тән артык төре билгеле.

Сулыкларда еш кына Tintin­ni­dium, Halteria, Vorticella ыругларының вәкилләре очрый, биологик чистарту корылмаларының ләмендә Tetrachymena pyriformis һәм Paramecium, Colpidium, Vorticella, Aspidisca ыругларының вәкилләре яши. Инфузорияләр башка бер күзәнәкле хайваннардан органеллалары – хәрәкәт функциясен башкаручы керфекчәләр һәм икеләтелгән төше булу белән аерылып тора.

Инфузорияләрнең 2 астибын билгелиләр: иркен йөзүче керфеклеләр (Ciliata) һәм беркетелүче имүчеләр (Suctoria), аларның калынайган очында корбанын параличлый һәм үтерә торган матдәләр бүлеп чыгаручы ау кармавычлары бар.

Инфузорияләрнең тәне тышкы яктан пелликула белән капланган цитоплазмадан тора. Цитоплазмада су балансын, сулышны көйләүче һәм осмотик басымны көйләүче 1-3 кыскарту вакуольләре, һәм 2 тип төш бар: макронуклеуслар – тереклек процессларын көйләүче һәм микронуклеуслар – җенси процесста, ягъни нәсел информациясен тапшыруда катнашучылар. Инфузорияләр бактерияләр, иң түбән төзелешлеләр һәм башка микроорганизмнар белән күзәнәкнең өске ягында урнашкан авыз куышлыгы (цитост) аша туклана. Ашкайнату процессы ашкайнату вакуольләрендә бара. Җенессез (күзәнәкнең икегә бүленүе) һәм җенси юл белән үрчи.

Хәрәкәтләнә торган (йөзәләр яки суда, туфракта, комда һәм башка дымлы биотопларда үрмәлиләр), шулай ук берегеп тереклек итүче (берәмләп яки колония булып ташларга, су үсемлекләренә һәм хайваннарга урнаша) формалары бар.

Паразитик формалары да билгеле (умырткасыз организмнарда да, умырткалы хайваннарда да яши), мәсьәлән, ихтиофтирус һәм триходиннар – балык паразитлары.

Кешенең юан эчәгесендә балантидия инфузорияләр яши. Хайваннарның эчәк трактында тереклек итүче инфузорияләр үсемлек азыгын эшкәртүдә катнаша.

Инфузорияләр әйләнә-тирәлек пычрануның органик индикаторы булып тора.

Бактерияләр белән тукланып (авыру тудыручыларны да кертеп) сулыкларны чистартуда һәм сәламәтләндерүдә, агым суларны биологик чистартуда мөһим роль уйныйлар.