- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Бисәр елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 19 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Чинчурино авылының Дмитрий Солунский чиркәве приходына карый.
1895 елда бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1909 елда – 16 ир бала һәм 9 кыз бала, 1913 елда – 19 ир бала һәм 4 кыз бала, 1915 елда 30 ир бала һәм 6 кыз бала укый).
XX йөз башында 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 558 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Олы Шәмәк авыл җирлегендә.
1930 елда «Прожектор» колхозы оештырыла. 1959 елдан авылда – «Правда» газетасы исемендәге колхоз (үзәк утары – Чинчурино авылы), 1993 елдан –кабат оештырылган «Прожектор» колхозы, 1995–2003 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча «Содружество» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Авылда клуб (1988 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.
В.С.Лазарев (1930–2010) – агроном, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты;
Н.Д.Розов (1953 елда туган) – табиб-стоматолог, төбәк тарихчысы;
А.А.Толманов (1937 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
Ф.А.Хохлов (1928–2006) – дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре кандидаты, профессор, Мари АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мари АССРның авыл хуҗалыгы министры (1978–1979), Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.
1782 елда – 170 ир-ат;
1859 елда – 253,
1897 елда – 376,
1908 елда – 455,
1920 елда – 510,
1926 елда – 418,
1938 елда – 478,
1949 елда – 545,
1958 елда – 490,
1970 елда – 453,
1979 елда – 356,
1989 елда – 210,
2002 елда – 175,
2010 елда – 140,
2021 елда – 89 кеше (чувашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.