100 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында диярлек, күбесенчә Евразиядә таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре: басу ешкулы (C. arvense) һәм кәс ешкулы (C. holosteoides) барлык районнарда очрый. Болын, сөзәклек, кырларда, су буйларында үсә.

8-40 см биеклектәге күпьеллык үләнчел үсемлек. Тамыры тармаклы, туфракта тирәнгә китми. Сабагы ботаклы. Басу ешкулның яфраклары тар, ланцетсыман яки кыяклы, кәс ешкулның – озынча түгәрәк. Чәчәкләре ак яки алсу, сабак очында көпшәк ярымчатырга җыелган. Җимеше – тартмачык. Апрель-октябрьдә чәчәк ата. Июньнән җимеш бирә башлый. Күбесенчә орлыктан үрчи.

Ешкулның җир асты өлешләрендә флавоноид, сапонин, углеводлар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе тынычландыру чарасы буларак кулланыла.

Басу ешкулы