Биографиясе

1933 елның 19 ноябре, Мәскәү өлкәсенең Загорск районы Абрамцево поселогы —  2013 елның 17 гыйнвары, Казан.

Табигый булмаган кушылмаларның микроблы метаболизмы яңа фәнни юнәлешенә нигез салучы.

Мәскәү университетын тәмамлый (1956), Бөтенсоюз гидрогеология һәм геология фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү) эшли.

1961 елдан Казан университетында, микробиология кафедрасы мөдире (1976–1982), экологик биотехнология лабораториясенең фәнни җитәкчесе (1991 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре микроорганизмнар биохимиясе һәм физиологиясенә, экологик биотехнологиягә һәм табигый булмаган кушылмалар метаболизмына карый. Наумова әйләнә-тирә мохит өчен экологик яктан куркыныч булган химик пычраткыч матдәләрне (синтетик мономерлар, шартлаткыч кушылмалар компонентлары, канцероген углеводородлар) юк итүнең элек билгеле булмаган яңа юлларын таба. Уйлап табуга 16 патенты һәм авторлык таныклыгы бар. Аларның кайберләре производствога кертелә: агынты суларның агулылыгын экспресс-тикшерү («Казаноргсинтез»), «Түбәнкаманефтехим» нефть химиясе комплексы сәнәгать агынты суларын биология чистарту ысуллары, газ һәм каты калдыкларны чистарту технологияләре һ.б.

ТР ФАнең биология һәм авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге В.И.Энгельгардт исемендәге бүләге лауреаты.

Казан университетының атказанган профессоры (2009).

Хезмәтләре

Микробный метаболизм неприродных соединений. К., 1985;

Трансформация 2,4,6-тринитротолуола лактобациллами с образованием токсичных гидроксиламинопроизводных // Микробиология. 1999. Т. 68, № 1 (автордаш);

Особенности распределения и физиологического состояния микроорганизмов нефтешлама — отхода нефтехимического производства // Микробиология. 2003. Т. 72, № 5 (автордаш).