Эчтәлек

Бавырсак табынга өстенә шикәр оны сибеп бирелә.

Кайвакыт бавырсак камырга туралган бавыр катнаштырып әзерләнә.

Мишәрләрдә бавырсак, башлыча, «янгелдек» («цигелдек») дип аталган квадрат яисә ромб рәвешендәге печенье буларак мәгълүм.

Бавырсак яхшы саклана, шуңа күрә аны элек сәфәргә чыкканда юл азыгы итеп алганнар. Кайбер төбәкләрдә чәкчәк дип йөртелә. бавырсак шарчыкларын сыек бал беләнн укмаштырып әзерләнә.

Халык йолаларында бавырсак үзенчәлекле муллык символы булып тора. Элек кияү белән кәләш өстенә бавырсак сипкәннәр, аның белән кәләш каршылаучыларны сыйлаганнар; мишәрләрдә язгы «чеп-чеп» йоласы вакытында бавырсакны балаларга өләшкәннәр.

Әдәбият

Әхмәтҗанов Ю.Ә. Татар халык ашлары. Казан, 1987.

Ахметзянов Ю.А. Татарская кухня. Казань, 1993.

Хайрутдинова Т.Х. Название пищи в татарском языке. Казань, 1993.