Эчтәлек

Чәкчәк мәҗбүри туй сые булып тора: аны ире йортына килен (яшь килен чәкчәге), шулай ук киленнең анасы (кодагый чәкчәге) алып килә.

Туй чәкчәге зур итеп ясала һәм төрле төстәге түгәрәк вак конфетлар, как белән бизәлә.

Бохара кәләвәсе һәм казакъ халкының шек-шек дигән ризыгы да чәкчәккә охшаш, алар өчен камыр кайчак токмач рәвешендә киселә.

Чәкчәк татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә торган сый.

Шулай ук кара: Туй йолалары.

Әдәбият

Пища // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Татарская кухня. Казань, 1985.

Мухамедова Р.Г. Пища и домашняя утварь // Татары. М., 2001.