Туй. 1980

Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивыннан

Кыз ярәшү һәм кодалау

ХХ йөз башына кадәр татар халкына яучылап-димләп өйләнешү хас булган. Егетнең туганнары кызны кияүгә сорап аның әти-әнисенә яучы җибәрә. Яучы кызны кияүгә бирергә күндерә, өйләнешү шартларын (калым күләмен, туй вакытын һ.б.) ачыклый.

Шуннан кыз ярәшү һәм килешү йолалары башланып китә. Әлеге йолалардан соң ике якның бүләкләр алмашуы һәм туганнар белән аралашу мәҗлесе (аклашу) үткәрелә.

Кыз ярәшү, килешү һәм туй арасы төрлечә була, ләкин бик озак түгел. Бу вакытта бер як – калым, икенчесе бирнә, булачак туганнар өчен бүләкләр әзерли.

Казан татарларында аерым йолалар, кунак итү, кунакка йөрешүләр гадәттә үткәрелми. Мишәрләрдә, Пермь һәм Чыпца татарларында бу вакыт аралыгында төрле йолалар бик күп була.

Чыпца татарларында кызашка, ягъни кәләш һәм кызлар өчен мәҗлес табыны җыела, ул туганнар йортында үткәрелә; туй алдыннан мунча ягыла (кәбен мунчасы).

Мишәрләр һәм Пермь татарлары яши торган аерым районнарда кыз ярәшелгәннән соң кияү кәләш янына килеп йөри башлый.

Төп туй

Өйләнешү. 1980

Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивыннан

Төп туй йолалары калымның бер өлеше түләнгәч, кыз йортында уздырыла: шәригать кушканча никах укыла һәм никах мәҗлесе үткәрелә.

Казан артында туйның беренче көнендә ирләр генә чакырыла (мәҗлестә кияү белән кәләш катнашмый, аларның әтиләре генә була). Туй берничә көн дәвам итә, кәләшнең туганнары кияүнең туганнарын чиратлашып кунак итәләр.

Казан татарларында ир-атлар мәҗлесе – аерым, хатын-кызлар мәҗлесе аерым уздырыла.

Мәҗлес көннәрендә туганнарны килен белән таныштыру – кыз күрсәтү, кыз сөю, килен котлау йоласы үткәрелә. Кәләшне һәм аның ике дус кызын бер шәл белән каплыйлар, каенана һ.б. туганнар аны «танырга» тиеш булалар: соңыннан бүләкләр алмашалар һәм килен һәммәсен дә чәй табынына чакыра.

Никах һәм туй мәҗлесе тәмамлангач кына, кияү беренче тапкыр кыз янына килә (Казан артында – каенатай атларында), каенатайга сандык белән бүләкләр алып килә (кияү бүләге).

Кәләш туганы ат йөртүчедән гайре кияүне беркем дә озата бармый. Кәләш йортына кияү төнлә килә һәм йолым түләгәннән соң гына кыз янына керә ала. Кәләшнең ахирәтләре кияү егетен яхшылап күздән кичерәләр, шаян сынаулар үткәрәләр, аннары кияү келәтенә озатып куялар.

Кыз йортында кияү 4 көн кунак була, кәләшнең туганнарына бүләк өләшә (никах түшәге, яшь килен мунчасы һ.б. өчен йолым түли). Иң кыйммәтле бүләкне хатынына тапшыра.

Кияү бүләкләренә каршы яшь килен үзе тукыган-чиккән бүләкләрне бирә. Шул рәвешле «кияүләп йөрү» башланып китә: кияү атнага 1 тапкыр (һәр пәнҗешәмбе) кәләше янына килеп йөри, әлеге йөрүләр калым түләнеп беткәнче дәвам итә. Гадәттә аны өлешләп түлиләр, кайвакыт ул шактый озакка сузылырга мөмкин.

Ярлы крәстиян гаиләләрендә, кагыйдә буларак, әлеге йола үтәлми. Гадәттә өйләндерүне әти-әниләр, яңа эшче куллар алу өчен, җәйге авыл хуҗалыгы эшләре башланган көннәргә туры китерәләр; кәләшне шунда ук каената йортына алалар.

Зур туй яшь киленнең кияү йортына төшүе һәм кияү туганнарында туй мәҗлесләре уздыру белән тәмамлана.

Яшь киленне ире йортында каршы алу. 1980

Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивы

Килен төшерү

Кияү йортына килен төшерү Казан татарлары яшәгән авылларның күбесендә язгы-җәйге чорда үткәрелә торган халык бәйрәме Җыенга туры китерелә. Ул җирле үзенчәлекләргә ия күп йолалар белән оештырыла. Аларның кайберләре кәләш йортында, кайберләре ул төшәчәк йортта уздырыла.

Беренчесенә кәләшнең туган йорты һәм туганнары белән саубуллашу йолалары керә. Мишәрләргә, керәшен татарлар, Касыйм, Пермь татарларына саубуллашканда такмаклап елау хас. Татарларның әлеге төркемнәре һәм Чыпца татарлары арасында кәләш киендерү, урын-җир әйберләре, бирнә җыю һ.б. кебек башка йолалар да киң тарала.

Кияү йортында яшьләрне каршы алу да йола буенча башкарыла: киленнең аяк астына мендәр яки эче тышка әйләндерелгән тун салалар (яңа йортка керү җиңел булсын өчен), кулларын онга батыралар (өйдә яхшы аш-су әзерләүче булсын өчен), бал-май каптыралар (теле татлы булсын өчен), нинди дә булса терлек бүләк итәләр, су юлы күрсәтәләр.

Килен багу йоласына киленнең үзе чиккән, тукыган әйберләре белән өйне бизәү – өй киендерү дә кергән. Керәшен татарларның туй йолаларындагы кайбер аерымлыклар (мәсәлән, чиркәүдә никахлашу) христиан дине кануннары белән бәйле.

Татар халкында ябышып чыгу яисә кыз урлау сирәк хәл булган. Җәмәгатьчелек андый юл белән өйләнешүне хупламаган.

Хәзерге чорда туй йолалары төзелеше һәм эчтәлеге ягыннан нык үзгәрә, никах гадәттә ЗАГС органнарында теркәлә, ләкин 1990 еллар ахырыннан, күпчелек очракта, шәригать кушканча, башта никах укыла.

Туй. 2016

Л.Ш.Дәүләтшинаның шәхси архивы

Әдәбият

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа: историко-этнограф. исслед. Казань, 1984.

Уразманова Р.К. Свадебные обряды // Татары. М., 2001.

Автор Р.Р. Батыршин