Корсагаяклыларның үзенчәлекле билгесе – өч өлештән: баш, гәүдә, зур аяклар (табаннар) һәм калпаксыман яки еш кына спиральсыман бормалы (4–5 әйләнешле) кабырчыктан (лайлачларда юк) торучы асимметрияле гәүдә.

 

Зурлыгы 1 дән 35–45 мм га кадәр.

 

90 меңгә якын төре билгеле, Татарстанда 40 тирәсе.

Алар арасында корсагаяклыларның 3 отрядыннан (аскласстан) 2 вәкиле бар: алсаңаклы һәм үпкә моллюсклары. Алсаңаклы моллюсклар суда яшиләр һәм саңаклары белән сулыйлар. Аларга керүче тереләй тудыручы моллюсклар (Viviparus) – 2 төр, ябылмалы (Valvata) – 3 төр, битинияләр (Bithynia) – 2 төр зур һәм кече сулыкларда яши.

 

Идел елгасының тамак өлешендәге участоклардан килгән мигрант-литоглиф (Litogliphus naticоides C. Pfeiffer) күп санда таралган төр.

Атмосфера һавасын сулаучы үпкә моллюсклары арасында сулыкларда һәм җир өстендә яшәүче төрләр бар. Күл, елга, сазлык һәм күлләвекләрдә даими яшәүчеләр – гади буа әкәм-төкәме (Lymnaea stagnalis Linne), озынча түгәрәк буа әкәм-төкәме (Lymnaea ovata), кәтүкләр (Plamorbis) һ.б.

Җир өсте үпкә моллюскларына гәрәбә һәм бакча әкәм-төкәмнәре, шулай ук Agriolimax, Limax ыругыннан лайлачлар һ.б. керә.

Алсаңаклы лайлачлар аерым җенеслеләр булса, үпкә моллюсклары исә гермафродитлар.

Корсагаяклыларның күпчелеге үсемлекләр белән туклана, йоткылыкта урнашкан махсус органнары «кыргычлары» ярдәмендә азыкны кыра һәм ваклый.

 

Су моллюсклары күлләрне үсемлекләр белән капланудан саклый. Җир өсте әкәм-төкәмнәре урманнарга һәм урман хуҗалыгына зыян китерә.

 

Буа әкәм-төкәмнәре, тереләй тудыручы моллюсклар, саз-буа әкәм-төкәмнәре һ.б. хайван һәм кеше паразитларының арадаш хуҗалары (тасма суалчан, бавыр имгеч суалчан; описторхис суалчаны һ.б.).