Биографиясе

1925 елның 15 апреле, Бөгелмә кантоны Түбән Надыйр авылы — 2009 елның 20 августы, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан университетын тәмамлый (1953).

1956 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (1965 елдан директор урынбасары, 1972–1991 елларда халык иҗаты секторы мөдире).

Хезмәтләре татар халык җырларын һәм бәетләрен өйрәнүгә карый. «Халык һәм җыр: Бөек Ватан сугышы чорында татар халык поэтик иҗаты» (1961) монографиясе авторы. РФ дә татарлар күпләп яшәгән урыннарга экспедицияләргә бару нәтиҗәсендә «Кыска җырлар (дүртьюллыклар)» (1976), «Йола һәм уен җырлары» (1980), «Тарихи һәм лирик җырлар» (1988) җыентыкларын нәшер итә.

«Татар халык иҗаты» күптомлы татар фольклоры җыентыгының (ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1989) фәнни җитәкчесе.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Мәхмүтов Х. Җырга гашыйк галим // Казан утлары. 1985. № 4;

Фәнни эзләнүләр юлында. К., 2000;

Тюркологи современного Татарстана. М., 1997.