50 гә якын төре билгеле, кабыгының төзелеше, ботаклану тибы, ябалдашының формасы һ.б. буенча һәрберсенең берничә формасы бар, күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. ТР территориясе 2 төрнең: гади чыршы яки Европа чыршысы (Р. abies, яки P. excelsa) һәм Себер чыршысының (P. obovata) интрогрессив гибридлашу зонасында урнашкан.

Күп кенә гибрид төрләр (агачларның 90–95% ка кадәре) хасил итеп ике төре дә үзара иркен серкәләнә.

Кама алдында, Кама аръягының төньяк-көнчыгыш, шулай ук Идел алдының төньяк өлешләрендә үсә. Чыршыдан гына торган, башка ылыслы (нарат, ак чыршы), вак яфраклы (каен, юкә, усак) һәм каты яфраклы (имән) агач токымнары үскән катнаш урманнарда таралган. Чыршылыклар 63,7 мең га, яисә урман белән капланган гомуми мәйданның 7,3% ын алып торалар.

Агачның биеклеге 30 м га, диаметры 1м га кадәр. Тамыр системасы җир өслегенә якын. Ябалдашы куе, конуссыман. Ылысы каты, чәнечкеле, дүрт кырлы; агачта 5–7 ел тора. Ана чәчәкләре (күркәчекләр) кызыл-яшел төстә, берле, ябалдашының өске өлешендәге ботакларның очларында формалашалар; ата чәчәкләр — саргылт вак башакчыклар (серкәлек) кәүсәнең урта өлешендә.

Себер чыршысы гади чыршыдан иенке берьеллык ботаклары, тәңкәчекләре бөтен читле кечкенә күркәләре белән аерыла. Орлыклары көрән төстә, 3–4 мм озынлыкта, канатчалы, чәчәк аткан елында сентябрь–ноябрьдә өлгерәләр. Күркәләре цилиндр-, озынча йомыркасыман формада, ачыклыкта үскән чыршыда 10–15, агачлар арасындагыда 25–30 елдан соң күренәләр. Орлыктан, бик сирәк кенә үрентеләрдән үрчи. Чыршы күләгәгә, суыкка чыдам, әмма яшь вакытта язын соңгы кыраулардан зыян күрә. 250–300 ел яши.

Үзагачы целлюлоза-кәгазь сәнәгатендә, төзелештә, агач һәм йорт җиһазлары эшендә, музыка инструментлары ясауда кулланыла.

Кабыгы — дуплау матдәләре чыганагы.

Сумала, дегет, скипидар, канифоль алырга мөмкин.

Чәнечкеле чыршы (P. pungens), аеруча ылыслары балавызлы зәңгәрсу яки көмешсыман куныклы булган формасы шәһәрләрне яшелләндерүдә файдаланыла

Чыршы