Нигезләнүе

1152 елда кенәз Юрий Долгорукий тарафыннан Городец Мещерский буларак нигезләнә.

1376 елда Алтын Урда гаскәре тарафыннан җимерелә, соңрак кабат торгызыла.

Касыйм ханлыгы чорында

XV йөз уртасында Мәскәү кенәзе Василий II Тёмный Суздаль янындагы сугышта җиңелгәннән соң әсирлеккә төшә һәм шуннан коткарганнары өчен Городецны Олуг Мөхәммәд ханның улы Касыйм ханга биләмә итеп бирә.

Городец Касыйм ханлыгының үзәгенә әверелә; 1471 елда Касыйм шәһәре исеме ала һәм 1681 елга кадәр ханлыкның башкаласы була.

XVII йөздә Касыйм шәһәре 3 өлешкә бүленә:

  • Касыйм ханнары һәм бәкләре биләмәсе (Татар бистәсе һәм Иске бистә);
  • Мәскәү карамагындагы ямчылар бистәсе;
  • шәһәрнең калган өлеше (шул исәптән Марфа бистәсе) белән Касыйм воеводасы идарә итә.

Рус дәүләтендә

XVII йөз уртасында – Казан сарай идарәханәсе карамагына, 1681 елдан соң сарай волостьларына бирелә, Касыйм татарлары Воронеж корабльләр төзү верфенә теркәлә.

1708 елдан Касыйм шәһәре – Казан губернасы, 1719 едан Азов губернасының Шацк провинциясе составында. 1778 – 1795 елларда Рязань наместниклыгының өяз шәһәре, 1796 елдан Рязань губернасында.

Касыйм шәһәре татарлары башлыча Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Россиянең башка үзәк шәһәрләрендә сәүдә белән шөгыльләнәләр, шул уңайдан XIX йөздә – XX йөз башында татарларның башка шәһәрләргә күпләп күченүе башлана.

Касыйм шәһәрендә сәүдәгәр Кастровларның һәм Мусяевларның каракүл тиреләре эшкәртүче берничә һөнәрчелек остаханәсе була. Сарыкларны Урта Азиядә үрчетәләр, мехларны Мәкәрҗә ярминкәсендә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, шула ук чит илләрдә саталар.

XIX йөз ахырында Касыйм шәһәрендә ундүртләп күн фабрикакасы һәм егермедән артык башка предприятие була.

Октябрь ревалюциясеннән соң сәүдәгәрләрнең социаль катлавы яшәүдән туктый, күпләгән татар нәселләре ярлылана.

Мөселманнарны туплап торучы дини берләшмәләр дә бетерелә, нәтиҗәдә шәһәрнең мөселман халкы сизелерлек кими.

1910 елда Касыйм шәһәрендә 17 мең (шул исәптән 2 мең татар), 2016 елда 30 990 кеше (шул исәптән 700 татар) яши.

XIX йөз ахырында Касыйм шәһәрендә 1 ирләр һәм 1 хатын-кызлар гимназиясе, 4 ирләр һәм 2 хатын-кыз мәхәллә училищесе; берничә шәхси һәм чиркәү-приход мәктәбе, 10 православие чиркәве, 1 монастырь була.

Манаралы мәчет (1467), Шаһгали (1556) һәм Әфган-Мөхәммәд (1658) төрбәләре сакланган.

Шулай ук кара: Касыйм татарлары, Касыйм ханнары йорты, Касыйм хан мәчете.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863–64. Ч. 1–2.

Шишкин Н.И. История города Касимова с древнейших времен. Рязань, 1891.

Брокгауз Ф.А., Ефрон И.А. Энциклопедический словарь. СПб., 1895. Т. 7.

Шарифуллина Ф.Л. Касимовские татары. Казань, 1991.

Аминов Д.А. Татары в старом Петербурге. СПб., 1994.

Автор – Ф.Г. Кәлимуллина