Биографиясе

1929 елның 26 марты, Буа кантоны, хәзер Тәтеш районы Красная Поляна авылы — 1993 елның 3 октябре, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1954), шунда ук эшли. 1957–1993 елларда Татарстан урман тәҗрибә станциясендә, директор (1960–1989).

Мурзов җитәкчелегендә урман кисүнең ресурс саклаулы алдынгы ысуллары эшләнә һәм киң масштабта җитештерүгә кертелә (Татарстан, Мари, Мордва, Чуаш Республикалары, Ульянов өлкәсе), йомшак яфраклы вак товарлыклы агачны тирәнтен эшкәртү, Саба урман хуҗалыгы чыршылыкларын тизләтелгән тергезү оештырыла (Дәүләт бүләге).

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев