Биографиясе

1912 елның 17 ноябре, Казан — 1991 елның 3 декабре, шунда ук.

1938 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук эшли, 1958–1987 елларда пластик массалар технологиясе кафедрасының оештыручысы һәм мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре элементорганик кушылмалар химиясе һәм технологиясенә, аларны югары молекуляр кушылмалар синтезында куллануга карый. Кузнецов җитәкчелегендә төп макромолекула чылбырында фосфор атомы белән янмый торган полимерлар; алкилдиоксиметилфосфин нигезендә химик чыдам һәм янмый торган полиуретаннар; бис-(оксиметил) фосфинат кислотасы нигезендә полиэтилен, полистирол һ.б. полимерлар өчен антипиреннар; фосфорлы полисульфоннар; титанорганик кушылмалар нигезендә мономерлар һәм полимерлар һ.б. синтезлана. Нигез характерлы кушылмалар (амидлар, аминнар һ.б.) катнашында тулыланмаган бәйләнешле кислоталарны полимерлаштыру юлы белән сополимерлар алына, алар кинофотоматериаллар җитештерүдә антистатиклар, кабель сәнәгате өчен полиэтилен композициясе модификаторлары, нефть скважиналарын бораулаганда промысел сыеклыгы стабилизаторлары сыйфатында кулланыла.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Ике 2 нче дәарәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Взаимодействие аминоалкокси- и алкоксиаминоалкоксититанов с хлористым водородом. Сообщение 1. Взаимодействие аминоалкокси и алкоксиаминоалкоксититанов, содержащих третичную аминогруппу, с хлористым водородом // Журн. орган. химии. 1969. Т. 39, № 8 (автордаш);

Прогресс полимерной химии боратов // Успехи химии. 1987. Т. 56, № 3 (автордаш).

Әдәбият

Кузнецов Евгений Васильевич: Библиогр. справка. 1912–1991. К., 2002.

Автор  — В.Г.Абзалова