Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 139 км, Чистай пристаненнан 66 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Яңа Чишмә районы Әдәмсә авыл советы, 1944 елдан – Ямаши районы Әдәмсә авыл советы, 1956 елдан – Яңа Чишмә районы Әдәмсә авыл советы, 1963 елдан Чистай районы Әдәмсә авыл советы составында.

Халык саны – 150 кеше (1930 ел, керәшен татарлар), 150 кеше (1939 ел, керәшен татарлар).

1970 еллар ахырында юкка чыга, халкы Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылына, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләренә күченә.