Эчтәлек

Биографиясе

1625 ел тирәсе, Мәскәү — 1681 ел, Киев.

Патша Алексей Михайловичның беренче хатыны М.И.Милославскаяның туганнан туганы.

1649 елдан патша сараенда хезмәт итә, 1653 елдан стольник. 1654–1667 еллардагы рус-поляк, 1656–1658  еллардагы рус-швед сугышларында катнаша. 1654 елда — Смоленск шәһәренә һөҗүм вакытында отряд башлыгы, 1656 елда Динабург шәһәрен ала, Ригага һөҗүм итүдә катнаша. 1659–1663 елларда — Холмогор шәһәрендә воевода. 1665–1668 елларда — Челобитный приказ судьясы. 1670–1671 елларда — Сембер шәһәрендә 1 нче воевода, С.Т.Разин җитәкчелегендәге Крәстияннәр кузгалышы (1670–1671) вакытында шәһәрне саклый.

Ю.Н.Барятинский белән бергә Урта Идел буендагы крәстияннәр күтәрелешен бастыра; әлеге күтәрелеш вакытында күп халык җәзалана, Әстерхан шәһәре алына. 1676–1677 елларда Казанда 1 нче воевода. 1679 елда Курск шәһәрендә воевода. 1680 елдан Киевта 2 нче воевода, П.В.Шереметьев белән берлектә шундагы армия белән идарә итә. Әлеге армия Госманлылар империясе һәм Кырым ханлыгы гаскәрләре һөҗүмен кире кайтару максаты белән оештырыла.

Автор — Е.В.Липаков