Килеп чыгышы

Дастанның килеп чыгышы һәм формалашуы алтай героик эпосы белән бәйле дип фаразлана. Конкрет урынның атамасы – Алтаин – һәм төрки-монгол мифологиясендә, героик-эпик традицияләрендә киң таралган «намуслы», «хакимияткә ия», «илаһи» мәгънәсендәге саин сүзләреннән ясалган батыр исеме шуны күрсәтә.

Сюжет

Төрки эпос традицияләре өчен ят булган күренешләр «Алтаин Саин Сүмә»дә юк диярлек. Аның сюжетында борынгы героик-мифологик мотивлар, шулай ук баласызлык мотивы саклана (герой корбан китергәннән һәм картаеп килгән ата-ана догаларыннан соң гына туа).

Дастанда хәзерге караш өчен бик үк аңлаешлы булмаган мотив бар – ата-ана үзенең озак еллар көтеп алган баласын үтерергә омтыла. Егетне аның ышанычлы батыр аты гына коткарып кала, һәм ул өеннән китәргә карар кыла, ләкин әлегә исеме юклыгы тоткарлый. Шуннан соң атасы аңа Алтаин Саин Сүмә исеме куша.

Егет кызын кияүгә бирергә әзерләнгән хан янына килеп чыга. Ярышларда башка көндәшләреннән көчлерәк булып, Алтаин Саин Сүмә хан кызына лаек була. Соңрак «Алтаин Саин Сүмә» герое хәшәрәт җан – җиде йөз Җилбегәннәр анасы белән көрәштә ярдәм иткән һәм кыяфәте белән үзенә охшаган Эне Солым белән очраша. Рәхимсез сугышларда бик күп җәрәхәтләр алып, алар һәлак булалар. Әмма үз атлары аларны терелтә.

Дастан геройларның туйлары белән тәмамлана.

Әдәбият

Радлов В.В. Образцы народной литературы тюркских племён, живущих в Южной Сибири и Джунгарской степи. СПб., 1872. Ч. 4.

Урманчеев Ф. Героико-архаическое сказание «Алтаин Саин Суме» // Советская тюркология. 1984. № 2.

Автор – Ф.И.Урманчеев