Гәүдәсе 1 дән 30 мм га кадәр озынлыкта. Күкрәге белән корсагы нечкә һәм хәрәкәтчел буын белән тоташкан. Күбесендә агу бизе көчле үскән, ул исә мускуллы капчык белән әйләндереп алынган. Мускуллар кыскарганда, нигездә, кырмыска кислотасыннан торган агу 50 см га кадәр сиптерелә.

10 меңгә якын төре билгеле, Россиядә — 300 тирәсе, Татарстанда — 40. Җирән урман кырмыскасы (For­mica rufa) һәм кара бакча кырмыскасы (Lasius niger) киң таралган.

Барлык кырмыскалар — җәмгыять булып яшиләр, катлаулы ояларда гаилә коралар; алар, функцияләренә карап, ана, ата һәм эшче затларга — касталарга бүленә. Үрчемсез ана бөҗәкләр эшче затлар була, төрләрнең иң зур күпчелегендә тумыштан канатсызлар, башкаларында аталанганнан соң канатлары өзелеп төшә. Ата затлар һәрвакыт канатлы. Кайбер төрләре социаль паразитлар — башка кырмыска төрләренең эшче затларын куллана («колбиләүчеләр»). Кырмыскалар ояларын туфракта, ташлар астында, черек үзагачта ясый, кайвакыт коры ботаклардан, ылыстан һәм башка шуңа охшаш материаллардан җир өсте конуслары (кырмыска оялары) төзи.

Күпчелек кырмыскалар ерткычлар, бөҗәкләр һәм умырткасызлар белән туклана. Аерым төрләре — үсемлек белән тукланучылар.

Күп кенә умырткасызларның санын көйләүче булып торалар. Урманнарда яшәүче җирән урман кырмыскалары зарарлы бөҗәкләрне (нарат ябалакчыгы, нарат карышлавыгы, кисмәннәр һәм башкалар) юк итеп, зур файда китерәләр һәм шуның белән агачларның зәгыйфьләнүенә юл куймыйлар. Алар, үлгән бөҗәкләрне юкка чыгарып, санитар ролен башкара. Күпләре урман түшәлмәсен көпшәкләндерә һәм туфрак ясалу процессына булышлык итә, черек үзагачның таркалуын тизләтә, үсемлек орлыкларын тарата.

Билгеле бер шартларда аерым төрләре бакчаларга зарар китерә, гөбләләрнең сыекчасы белән тукланып, җимеш агачларында аларның таралуына булышлык итә.

Кайвакыт бал корты ояларына урнаша, кайбер төрләре тере бал кортларын ашый.

Күп кенә төрләре файдалы булганлыктан, аларны саклау һәм ясалма үрчетү буенча чаралар күрелә.

Уракчы кырмыска (Messor clivorum) ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Кара бакча кырмыскасы