- РУС
- ТАТ
Барлык җирдә дә таралган. Татарстан территориясе өчен гадәти бөҗәк, агымсыз, үсемлекләр күпләп үскән сулыкларда яшиләр.
Гәүдәсе яссы, озынча түгәрәк, озынлыгы 1,5 см, яшькелт-сары төстә. Куе төкчәләр белән капланган арткы пар аяклары ярдәмендә яхшы йөзә; су үсемлекләре буйлап үрмәли ала. Атмосфера һавасын сулый. Үсемлек тукымаларына май-июньдә күкәй сала. Коры җирдә җитлеккән халәттә кышлый. Вак тереклек ияләре белән туклана, бөҗәк личинкаларына, моллюск, чукмарбаш һәм вак балыкларга һөҗүм итә. Очында тырнаклары булган алгы пар аяклары эләктерү органы булып хезмәт итә. Плавт корбанына очлы хортумчыгын кадый, шул рәвешчә кан һәм сыеклык суыра.
Балык хуҗалыгына зарар китерергә мөмкин.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.