Биографиясе

1923 елның 14 декабрендә Минзәлә кантоны Мөслим авылында туган.

Казан педагогия институтының тарих факультетын (1952), Горький Югары партия мәктәбен (1948) тәмамлый.

1941 елдан Мөслим районының «Күмәк хуҗалык» газетасы мөхәррире.

1943–1983 елларда (бүленеп) «Социалистик Татарстан» газетасында эшли: партия тормышы, пропаганда һәм агитация, авыл хуҗалыгы бүлекләре мөдире.

1952–1953 елларда КПССның Чистай район комитетының «Сталин байрагы» газетасы мөхәррире.

1953–1954, 1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Партия тарихы институты хезмәткәре.

Иҗаты

Язмаларының төп темасы – Татарстанның социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсеше. Мостафинның язмалары, республика газеталарыннан тыш, «Казан утлары», «Азат хатын», «Татарстан коммунисты» журналларында басыла. «Колхозның яшь хуҗалары» (1951), «Ышаныч» (1967) һ.б. очерклар җыентыклары авторы.

Иҗтимагый-сәяси һәм матур әдәбият әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Без Мөслим балалары. Казан, 2006.