Тарихы

1680 елдан буларак мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, тегермән, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1056,6 дисәтинә тәшкил итә.

1905 елдан соң авылда мулла башлангычы белән мәктәп ачыла (махсус бина төзелә).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Шүләңгер авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Маркс-Ленин” артеле оештырыла. 1959 елда Ленин исемендәге колхозга берләштерелә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык, соңрак кабат башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (хәзер эшләми).

Авылда мәдәният йорты (1965 елдан), китапханә (1939 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1956 елдан), “Ибраһим” мәчете (1998 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.В.Ибраһимова (1909–1984) – драма актрисасы, ТАССР ның халык артисты, РСФСР ның атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда — 86 ир-ат;
1859 елда — 503,
1897 елда — 839,
1908 елда — 936,
1920 елда — 899,
1926 елда — 819,
1949 елда — 457,
1958 елда — 391,
1970 елда — 387,
1979 елда — 271,
1989 елда — 216,
2002 елда — 223,
2010 елда — 187,
2017 елда — 159 кеше (татарлар).