Биографиясе

1783 тирәсе – 1813.

Г.Курсави шәкерте һәм фикердәше. Казан арты мәдрәсәсендә укый, белемен Каһирә уку йортларында камилләштерә.

Фәнни эшчәнлеге

Дин гыйлеменә караган күпсанлы хезмәтләрендә, Ш.Мәрҗани раславынча, фикъһ һәм гарәп телен өйрәнүнең яңа ысулларын тәкъдим итә.

Кулъязма китапларының язмышы билгесез.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.