Биографиясе

1754 елның 20 феврале, Казанда дип фаразлана — 1814 елның 16 октябре, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

1768 елдан хәрби, 1801 елдан гражданлык хезмәтендә.

1787–1791 елларда рус-төрек сугышында, 1799 елда Италиягә һәм Швейцариягә яуларда катнаша.

1803 елдан Казанда гражданнар губернаторы. Губерна идарәсе һәм полиция эшен җайга сала, дәүләт җыемнары һәм йөкләмәләрен үтәтүгә тәртип кертә, Казан губернасында юллар төзү һәм запас икмәк кибетләре салдыруны оештыра. Казанда губерна басмаханәсе (1804), хәрби госпиталь (1809), туп кою заводы (1812) Мансуров катнашы һәм булышлыгы белән булдырыла. Аның дәверендә Казан университетына нигез салына (1804), Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте оеша (1806), «Казанские известия» газетасы чыга башлый (1811).

1812 елда Ватан сугышына Казан ополчениесен оештыруга һәм 1812 елның декабре — 1814 елның гыйнварында Казанда Мәскәүдән эвакуацияләнгән үзәк архив идарәсе органнарын, төрле хәйрия учреждениеләрен урнаштыруга җитәкчелек итә.

П.П.Есипов театрына химая ярдәме күрсәтә.

Әдәбият       

Лобанов-Ростовский А.Б. Русская родословная книга. СПб., 1895. Т. 1;

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. К., 1906. Ч. 1;

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.                             

Автор — Е.Б.Долгов