Эчтәлек

1919 елның 22 октябре – 3 декабрендә Мәскәүдә булып уза. Идел һәм Урал буе, Әзәрбайҗан, Урта Азия, Төньяк Кавказ һ.б. төбәкләрдән 82 делегат катнаша.

Татар-Башкорт ССР төзү, хатын-кызлар һәм шәрекъ яшьләре арасында эш алып бару проблемалары һ.б. тикшерелә. Съездны И.В.Сталин ачып җибәрә, агымдагы хәлләр турында доклад белән В.И.Ленин чыгыш ясый. Татар-Башкорт Республикасы турындагы мәсьәлә кискен бәхәс кузгата. РКП(б) Үзәк комитеты, аны фикер алышуга чыгарып, съездда катнашучыларның тәкъдим ителгән проектны кире кагуына һәм аерым Башкорт һәм Татар Республикалары төзүне яклавына өметләнә. Әмма күпчелек тавыш белән Татар-Башкорт ССР турында Нигезләмәне гамәлгә ашыру зарурлыгы хакында карар кабул ителә. Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы һәм Татар-Башкорт ССР ревкомының яңа составлары сайлана.

Әдәбият

Генкина Э.Б. Образование СССР (1917 – 1924). Москва, 1947.

Сайдашева М.А. Ленин и социалистическое строительство в Татарии. Москва, 1969.

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974.

Хайрутдинов Р.Г. Трудное возрождение. Казань,1992.

Автор – Р.Г.Хәйретдинов