БҮБК һәм ХКСның «Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы турында» Декреты белән бер үк вакытта халыкка игълан ителә. 1920 елның 27 маенда Бөтенроссия ҮБК рәисе М.И.Калинин һәм Бөтенроссия ҮБК секретаре А.А.Енукидзе кул куя.

ТАССРның Вакытлы революцион комитетка (Халык комиссарлары советына) юлланган законнар чыгару актында ТАССР Мәгариф халык комиссариатында азчылык милләтләр бүлеген булдырырга (бу бүлекнең җитәкчесе РСФСР Мәгариф халык комиссариаты килешүе нигезендә билгеләнә) һәм татарлардан кала азчылык милләтләр саны 10% тан ким булмаган өяз, кантоннарның мәгариф оешмаларында шундый ук бүлекчәләр ачарга тәкъдим ителә. РСФСР Мәгариф халык комиссариаты тарафыннан ТАССР Мәгариф халык комиссариатына йөкләнгән әлеге «гадәттән тыш бурычларның» үтәлүе мәҗбүри булуы әйтелә. Шул сәбәпле Һөнәри-техник белем бирү баш комитеты, Бөтенроссия наданлыкны бетерү гадәттән тыш комиссиясенең һәм охшаш учреждениеләрнең оештыру күрсәтмәләре, уку планнары һәм программалары ТАССР территориясендә дә гамәлдә була. Декретта элеккечә РСФСР Мәгариф халык комиссариаты карамагында булган һәм аның сметалары буенча финансланган Казан университеты статусы турында аерым искәртелә.

Татарстан Республикасы хакимияте университетның уку-укыту һәм административ эшчәнлеген ТАССР Мәгариф халык комиссариаты вәкиле аша контрольдә тота, ул вәкил университетның идарәче коллективларының барлык утырышларында (совет, президиум, идарә һ.б.ш.) булырга һәм тавыш бирергә хокуклы була.

РСФСР Мәгариф халык комиссариатына киләчәктә университетта төбәк тарихы, археологиясе һәм этнографиясе, җирле халыклар һәм шәрекъ телләрен укыту кафедрасы белән төбәк факультеты ачу эшенә тотынырга тәкъдим ителә. Җирле предметларны нинди телдә укыту мәсьәләсен РСФСР һәм ТАССР Мәгариф халык комиссариаты килешүе буенча хәл итү планлаштырыла.

Чыганаклар   

Образование Татарской АССР: Сб. док. и материалов. К., 1960.

Әдәбият  

Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. К., 2008.                        

Автор — Р.В.Шәйдуллин