Биографиясе

1922 елның 15 гыйнвары, Чаллы кантоны Каенлы авылы — 2012 елның 7 октябре, Марьяновка шәһәр тибындагы посёлогы (Украина ССРның Волынь өлкәсе Горохов районы).

Мәскәүдә төрле эшләрдә эшли.

1941 елның июненнән Кызыл Армиядә. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 49 нчы укчы полкның 45 мм лы туп төзәүчесе, туп командиры (52 нче армиянең 50 нче укчы дивизиясе). 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украинаны азат итү, Яссы–Кишинёв (1944) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 9 маенда Вултуру торак пункты (Румыния, Яссы шәһәреннән 10 км төньяк-көнбатыштарак) янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Артиллерия расчёты составында дошманның 3 пулемётын, тубын юк итә, яралана, әмма сафта кала. 1944 елның 20–24 августында Яссы сугышында 3 пулемётны, дзот һәм автомашинаны сафтан чыгара. 1945 елның 16–20 апреленә кадәр Центендорф, Кальтвассер, Кляйн–Крауш һәм Левенберг торак пунктлары (Германия) тирәсендәге сугышларда расчёт составында 7 пулемётны юк итә.

1948 елдан шәһәр тибындагы Марьяновка посёлогында (Украина ССРның Волынь өлкәсе Горький районы) шикәр заводында эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият             

Дубров Б.И. Солдатская слава. Киев, 1987;

Полные кавалеры ордена Славы – наши земляки. К., 1987;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — В.А.Шагалов