Җир категорияләре

Татарстан Республикасының җир фонды 6783,7 мең га тәшкил итә, шуларның 71,2% ы авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләргә туры килә. Уртача алганда, Идел буе федераль округы төбәкләрендә андый җирләрнең өлеше – 58,9%, РФ буенча тулаем 32,9% били.

Җир фондыннан файдалану тәртибе Россия Федерациясенең җир турындагы законнары һәм Татарстан Республикасының Җир кодексы белән билгеләнә.

Авыл хуҗалыгы җирләре файдаланыла торган җирләргә (4325,6 мең га) һәм тармак, авыл хуҗалыгы үсеше өчен кирәкле коммуникацияләр, хуҗалык эчендәге юллар, биналар һәм корылмалар биләгән җирләргә бүленә. Авыл хуҗалыгында файдалана торган җирләргә сөрүлекләр (3449,4 мең га), шулай ук күпьеллык үсентеләр (38,5 мең га), яткын җирләр (0,7 мең га), печәнлекләр (131,9 мең га) һәм көтүлекләр (926,3 мең га) алып торган җирләр керә. Крәстиян (фермер), шәхси ярдәмче хуҗалыклар оештыру һәм үстерү, бакчачылыкны җәелдерү максатында җирләрне яңадан бүлү дәүләт фонды булдырыла.

Аерым саклаудагы территорияләрнең җирләре (31,6 мең га) – дәүләт табигать саклаулыклары һәм тыюлыклары, милли, табигый һәм дендрологик парклар, ботаника бакчалары биләгән җирләр, шулай ук аерым экологик, фәнни, тарихи-мәдәни, рекреацион һәм савыктыру әһәмиятенә ия участоклар. Саклау, тикшеренүләр алып бару һәм консервация өчен билгеләнгән җирләрдә һәртөрле хуҗалык эшчәнлеге тыелырга мөмкин.

Урман фонды җирләренә (1220,3 мең га) урманнар белән капланган һәм капланмаган (урман хуҗалыгы алып бару өчен файдаланыла торган сөрүлекләр, печәнлекләр, көтүлекләр, юллар һ.б.) җирләр керә.

Запастагы җирләр – консервация нәтиҗәсендә хуҗалык эшчәнлеге даирәсеннән аерып чыгарылган, файдаланылмый торган дәүләт милкендәге җирләр (ТРда 2,5 мең га).

Җир мөнәсәбәтләрендәге үзгәртеп коруларга һәм хуҗалык итүнең күпукладлы ысуллары үсешенә бәйле рәвештә, шулай ук җир төзү-бүлү һәм кадастр эшләре нигезендә исәпкә алу мәгълүматларына төгәллек кертү сәбәпле, җирнең аерым категорияләренең чагыштырма өлешләре зур үзгәрешләр кичерде.

Чыганаклар

Земельный кодекс РТ от 10 июня 1998 г. Казань, 1998;

Республика Татарстан: Стат. ежегодник. Казань, 2008.

Литература 

Вехи российского землеустройства: Время, события, люди. Москва, 2000.

Автор – Ф.С.Зыятдинов